Ул Николаев урамындагы 5-нче номерлы йорт диварына урнаштырылды.
Фото: ТР Икътисад министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Казанда Шакир Әхтәмовның тууына 120 ел тулу уңаеннан мемориаль такта куелды. Ул шәһәрнең Вахитов районындагы Николаев урамының 5-нче номерлы йорты диварына урнаштырылды.
Тактага рус һәм татар телләрендә язылган: «Бу йортта 1958-1989 елларда ТАССРның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Шакир Әхмәтҗан улы Әхтәмов яшәгән», – дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Мемориаль такта урнаштыру инициаторлары Шакир Әхтәмовның оныклары булды, идеяне ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы хуплады.
Шакир Әхтәмовның исеме Бөек Ватан сугышы еллары белән аерылгысыз бәйләнгән. ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин мемориаль тактаны ачу тантанасында чыгыш ясаганда, аның ярдәме белән кыска вакыт эчендә катлаулы сугыш вакытында тимер юл төзү мөмкин булды, ул совет гаскәрләрен корал белән тәэмин итте, дип билгеләп үтте. Чарада шулай ук Шакир Әхмәтҗан улының оныклары Равил Әхтәмов һәм Эльмира Арсланова, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Шакир Әхтәмов икенче, өченче, дүртенче чакырылыш ТАССР Югары Советы президиумы рәисе урынбасары, Буа һәм Апас райкомнарының беренче секретаре булып эшләгән, 1942 елда Зөя-Ульяновск участогында тимер юл салу белән җитәкчелек итә. Шакир Әхмәтҗан улы үз хезмәте өчен 1945 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1950 елда Ленин ордены, «Хезмәт батырлыгы өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнгән.