В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 7 нче шәһәр хастаханәсе бинасы фасадында пәйда булачак
Фото: Денис Гордийко
«ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, 2018-2023 елларда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Наилевич Садыйков 2008-2018 елларда Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы булып эшләде», – дип язылган мемориаль тактада рус һәм татар телләрендә.
Марат Садыйков 2023 елның 29 нчы гыйнварында вафат булды. Россия президенты Владимир Путин указы белән сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы эше өчен үлгәннән соң Пирогов орденына лаек булды.