Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2022, 15:21

Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар

Бөек Ватан сугышында катнашучы Горький урамындагы йортта 2015-2020 елларда яшәгән.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы декабрь). Ватан Геройлары көнендә Казанда Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнашучы Борис Кириллович Кузнецов хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Борис Кириллович – 19 яшендә Советлар Союзы Герое булган чын патриот. «Татарстанда үз бурычларына тугры булган батыр кешеләр шактый. Борис Кирилловичның тормышы Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт, фидакарьлек һәм батырлык үрнәге булды. Аның язмышында бөтен илнең, сугыш чорындагы җиңүчеләр буынының язмышы чагылыш тапты», – диде ТР Президенты.

Ул Борис Кирилловичны Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә белүләрен ассызыклады. Ул Молдавия, Румыния, Польша, Чехословакияне азат итүдә, фашист Германиясендәге сугышларда катнаша. Яралануга һәм контузиягә карамастан, герой һәрвакыт сафка кайта.

«Мин Борис Кириллович белән шәхсән таныш идем. Ул матур тормыш юлын үтте. Аның тарихы – безнең яшьләр өчен үрнәк», – диде үз чиратында Минтимер Шәймиев.

Борис Кузнецовның тол хатыны теләге буенча Казанда Горький урамы, 3б адресы буенча урнашкан йортта мемориаль такта куелды. Әлеге йортта Борис Кириллович 2015-2020 елларда яшәде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар