В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен теркәлү кирәк
Бүген, 13 августта, «Яратам» яшьләр үзәгендә «Күңел көе» акустик концерты булачак. Балалар өчен импровизацияләнгән тере музыка яңгырыячак.
Казан яшьләре өчен «Яратам» яшүсмерләр клубы түбәсендә интуитив, импровизацияләнгән музыка кичәсе узачак. Тыңлаучылар өчен хангада, глюкофоннарда, барабаннарда һәм башка акустик инструментларда композицияләр яңгырыячак, дип хәбәр иттеләр «Яшьүсмер» МБУ.
Музыкаль кичә 17:30 дан 20:30 га кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Короленко ур., 11а. Катнашу өчен теркәлүне түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай дәресләр узачак. Барлык теләүчеләрне сабын куыклары белән рәсем ясарга, табигый материаллардан уникаль бизәнү әйберләре булдырырга, гитара кичәсендә һәм кинокичәдә дуслар белән вакыт уздырырга, фиджитал-футбол буенча турнирда катнашырга чакыралар.