Ярдәм «Нәфис» хәйрия фонды тарафыннан күрсәтелде
Фото: Денис Гордийко
«Ярдәм Республика клиник наркология диспансерына (1,8 тонна), Академик В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенә (1,9 тонна), Республика балалар клиник хастаханәсенә (1,9 тонна), перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар район хастаханәсенә (1,9 тонна), Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрелде (1,9 тонна)», – дип хәбәр иттеләр фондта.
Югарыда санап үтелгән медицина учреждениеләренә кер юу порошоклары, савыт-саба юу өчен сыеклык, сабыннар һәм коры чистарту чаралары тапшырылган.
«Нәфис» хәйрия фонды 2023 елда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән төзелгән.