В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Стационарлар, бала тудыру йортлары һәм травмпунктлар көн саен һәм тәүлек буе эшләячәк.
Казанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытына, 31-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр, шәһәрнең медицина учреждениеләре эш режимын үзгәртәчәк. Стационарлар, шул исәптән гинекология һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләүләрен дәвам итәчәкләр һәм пациентларны территориаль принцип буенча кабул итәчәкләр.
7-нче номерлы (Чуйков ур., 54), 12-нче номерлы (Лечебная ур., 7) шәһәр клиник хастаханәләренең һәм 7-нче номерлы поликлиниканың (Фатыйх Кәрим ур., 14/67) тәүлек буе эшли торган травмпунктлары пациентларны көн саен, яшәү урынына карамастан, кабул итәчәк. Балаларга травматологик ярдәм Декабристлар урамы, 125а адресы буенча урнашкан 1-нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе травмпунктында (поликлиниканың эш графигы буенча), ә тәүлек буе күрсәтелә торган ярдәм - X.Бигичев урамы, 20 адресы буенча Республика балалар клиник хастаханәсе травмпунктында күрсәтеләчәк.
Өлкәннәр һәм балалар челтәре поликлиникалары 31-нче декабрьдә, 2, 5, 9-нчы гыйнварда авыруларны шимбә графигы буенча кабул итәчәк.
1, 3, 7-нче һәм 10-нчы гыйнварда поликлиникаларда кизү торучы терапевтлык бригадалары түбәндәге график буенча эшләячәк: олылар - 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, балалар - 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.
4, 6-нчы һәм 8-нче гыйнварда поликлиникаларда терапевтлык һәм педиатрия бригадалары һәм тар профильле табиб-белгечләр кизү торачак, рентгенология кабинеты, лаборатория, кичектергесез ярдәм кабинетлары, травматология пунктлары һәм көндезге эш режимындагы бүлекчәләр эшләячәк. Хатын-кызлар консультацияләре пациентларны поликлиникалар графигы буенча кабул итәчәк.
Казанның өлкәннәр өчен стоматология поликлиникалары 31-нче декабрьдә шимбә графигы буенча, 1-нче гыйнвардан 9-нчы гыйнварга кадәр - 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли. Моннан тыш, өлкәннәргә һәм балаларга тәүлек әйләнәсе кичектергесез стоматология ярдәме «Городская стоматология» акционерлык җәмгыяте филиалында (Чернышевский ур., 10/6, тел.+7(843)291-01-03) күрсәтеләчәк.
Казанның барлык районнарында чыршы шәһәрчекләре ачылу тантанасында ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының кизү торуы планлаштырылган. 31-нче декабрьдә табиблар «Черек күл» паркында һәм «Казан» гаилә үзәге территориясендәге төп шәһәр чыршысында, ә 6-нчы гыйнвар 23.00 сәгатьтән 7-нче гыйнвар 2.00 сәгатькә кадәр Казан Кремленең Благовещенск соборы янында кизү торачаклар.