В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Айназ һәм Кәримгә бүләкләрне Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов тапшырды.
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы декабрь). Яңа ел алдыннан мобилизацияләнгән казанлыларның балалары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләккә акыллы колонкалар алдылар. 13 яшьлек Айназ һәм 9 яшьлек Кәримнең хыяллары язылган открыткалар «Корстон»да «Теләкләр чыршысы»нда эленеп торган.
Акыллы колонкаларны һәм 2023 ел символы рәвешендәге кәнфитләр тутырылган рюкзакларны балаларга Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов тапшырды. Балалар теләкләренең шулай тиз тормышка ашуын көтмәгән булган һәм бүләкләргә бик шатланган.
«Кәрим белән без тиздән кабат күрешербез, ул тагын бер бүләк турында хыяллана. Балачак хыялларын тормышка ашыру рәхәт һәм мөһим. Һәм безнең һәрберебезнең хыяллары тормышка ашсын иде», - дип язып калдырган А.Салихов «Вконтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.