Коткаручылар һава мендәрле "Хивус-6" катерын файдаланачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). 6 апрельдә Татарстанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең вакытлыча коткару постлары эшли башлый. Аларның берсе Казанда – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кече көймәләр дәүләт инспекциясе үзәгендә урнашачак.
Инспекциянең дәүләт инспекторлары һәм Эзләү-коткару хезмәте коткаручылары Казаннан Лаеш районының Тетеево авылына кадәрге территориядә тәүлек буе кизү торачаклар. Коткаручылар карамагында – һава мендәрле "Хивус-6" катеры.
Шундый ук постлар Яр Чаллы, Чистай, Лаешта, шулай ук Яшел Үзән, Лаеш, Кама тамагы һәм Минзәлә районнарында оештырылачак. Моннан кала, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Үзәк төбәк үзәге буенча авиация-коткару үзәгенең МТВ1 авиация звеносы “Ми-8” вертолеты очучылары тәүлек буе кизү торачак, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Искәртергә кирәк, бу атнада Татарстанда Идел елгасы аша боз кичүләре ябылды.