Ведомствода боз астыннан балык тота башларга кайчан мөмкин булачагы һәм салкын суга чумудан үзеңне ничек саклап калырга икәне турында сөйләделәр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь, Екатерина Виславская). Татарстанның су объектларында боз калынлыгы куркынычсыз билгегә – 10 см га әлегә җитмәгән, шуңа күрә коткаручылар халыктан аның өслегенә чыкмауларын сорый. Боз астыннан балык тотуга ничек әзерләнергә, сезонны кайчан ачарга һәм кышкы боз өстеннән ничек куркынычсыз йөрергә мөмкин икәнлеге турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында куркынычсызлык бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.
Боз формалашуга һава температурасы гына түгел, явым-төшем күләме дә, аларның характеры, елга агымы, җил тизлеге дә йогынты ясый. Узган ноябрьдә термометр баганалары -10 градустан түбән төшкән ике озак булмаган чор булды, әмма бу гына җитми – әле бозга керергә ярамый.
«Су объектларында боз калынлыгын формалаштыру процессын туктатып торган күпсанлы явым-төшемнәр булды, ә иң мөһиме – өстән яуган явым-төшемнәр тәэсирендә һәм астан аккан су тизлеге барлыкка килгән юка боз катламының җимерелүенә китерде. Күп санлы промоиннар барлыкка килде. Боз барлыкка килгән елгалар үзәне дә көчле җил тәэсирендә ачылды. Шулай итеп, бүгенге көндә республиканың су объектларында боз формалашу процессы акрынайды, хәтта туктап калды, – дип аңлатты ул. – Сулыклардагы юка боз катламы куркынычсызлык таләпләренә туры килми, бозга керергә ярамый».
Татарстанда бу сезонда боз астына төшүнең ике очрагы теркәлгән. 21-нче ноябрь көнне Лаеш районындагы Мишә елгасында ике балыкчыны коткарганнар, әмма 27-нче ноябрьдә Чистай районында бер ир-ат һәлак булган.
Спикер кешенең боз астына төшеп китүе шаһиты булган очракта, уйламыйча ярдәм итәргә ташланырга ярамый – башта 112 номеры буенча шалтыратырга, ә соңыннан вәзгыятьне бәяләргә һәм, үз куркынычсызлыгыңны тәэмин итеп, батучыга ярдәм итәргә кирәк, дип игътибарны юнәлтте. Боз астына төшкән кешене ничек коткару турында тулырак белешмә Гражданнар яклау идарәсе битендә урнаштырылган.
Кешеләрнең боз астына төшүе ел саен күзәтелә, һәм коткаручыларга су асты балыкчылыгының традицион урыннары яхшы билгеле – республика буенча алар 107. 22-нче ноябрьдән шундый мәйданчыклар янында тәүлек буе кизү тору өчен һава мендәрендә суднолар белән тәэмин ителгән 10 коткару посты эшли. Бу аларга гадәттән тыш хәлгә тиз җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк. Белгечләр Казан, Чаллы, Чистай, Яшел Үзән тирәләрендә, Алексеевск, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә һәм Түбән Кама районнарында кизү тора. Шулай ук 10-нчы ноябрьдән башлап һәр көнне җыелма мобиль патруль төркемнәре боз барлыкка килгән урыннарны әйләнеп уза, шул исәптән авыл җирлегендә дә, һәм кешеләрне аңа керү куркынычы турында кисәтә. Бу төркемнәргә беркетмә төзергә һәм гражданнарны калынлыгы 7 см дан ким булган бозга чыккан өчен административ җаваплылыкка тартырга вәкаләтле җирле үзидарә органнары вәкилләре керә, бу үз чиратында, кисәтү яки 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота. Ноябрьдә бу хокук бозу өчен 34 татарстанлы җаваплылыкка тартылган.
«Бу чорда балаларның иминлегенә аерым игътибар бирергә кирәк. Аларга бит һәрвакыт кызык. Сулыкларга үзләре генә – олыларсыз – әти-әниләр яки укытучыларсыз якын килмәсеннәр өчен, аларны күзәтергә кирәк», – дип ассызыклады Регина Гаязова.
Ул искәрткәнчә, бозның куркынычсыз калынлыгы кимендә 10 см булырга тиеш. Кагыйдә буларак, мондый калынлык һава температурасы бер атна эчендә кимендә 10 градус торган чакта барлыкка килә. Әмма кыш көне дә гарантияле куркынычсыз боз катламы булмый. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен, боз астыннан балык тотарга җыенганда гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре
Теге яки бу су объектында боз калынлыгы турындагы мәгълүматларны исәпкә алып, балык тоту урыннарын алдан ук сайларга кирәк.
Балыкны популяр урыннарда тоту яхшырак, чөнки анда гадәттән тыш хәл очрагында ярдәм алу мөмкинлеге күбрәк.
Шул ук сәбәп аркасында балык тотарга ялгыз барырга ярамый.
Сезне кайдан эзләргә икәнлекне белсеннәр өчен, туганнарга балык тоту урынын төгәл атарга кирәк.
Үзең белән кайнар чәй, җылы кием һәм кирәк-яракны гына түгел, шулай ук бозны тишү өчен махсус лом, ике зур кадактан һәм тоткычтан ясалган җайланма, яки башка үткен предмет алырга кирәк, бу боз астына төшеп киткән очракта бозның кырыена ябышып, үзеңне өскә тартып чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Мобиль телефон тулысынча корылган һәм, су аны сафтан чыгармасын өчен, герметик төрелгән булырга тиеш.
Бозга чыкканда тапталган сукмаклар буенча гына барырга кирәк.
Боздагы кешеләр арасындагы ераклык кимендә 5-6 метр булырга тиеш.
Адым ясап, боз төсенә игътибар итегез– ул зәңгәрсу-яшел, сөтсыман ак булырга тиеш.
Кыш көне дә бозда коткару жилетын кияргә кирәк, өстәвенә, размерны сайлаганда кышкы киемне исәпкә алырга кирәк.