В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәпләрнең берсе – пиротехник эшләнмәләрне дөрес кулланмау.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Максим Трущин сүзләренчә, бу чорда янгынның биш төп сәбәбе бар:
Моннан тыш, бу чорда пиротехник эшләнмәләрне дөрес файдаланмауның 7 факты теркәлгән. Нәтиҗәдә 3 янгын очрагы килеп чыккан, ике өлкән яшьтәге кеше һәм өч бала җәрәхәтләнгән. «Шундый очракларның берсе 5-нче гыйнвар көнне Казанда «Хезмәт» бакчачылык ширкәтендә килеп чыккан. Анда компания Яңа ел каршы алган, салют җибәргән, һәм салют очкынының берсе бакча йортына эләккән. Төзелеш тулысынча диярлек янып беткән, зыян 2 млн сумнан артык тәшкил иткән», – дип сөйләде Максим Трущин.
Кагыйдә буларак, пиротехниканы дөрес кулланмау сәбәпле, кешеләр баш, йөз, кул һәм аяк чугы яралары ала, дип билгеләп үтте спикер. «Әлеге хәлләрне, булган барлык фактларны исәпкә алып, безнең һәм республиканың башка ведомстволары тарафыннан янгын куркынычы янаган хәлләрнең тискәре нәтиҗәләрен һәм килеп чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнә. Шуңа күрә 2021 елның 20-нче декабреннән 2022 елның 10-нчы гыйнварына кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә», – диде ул.
31-нче декабрьдән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көчәйтелгән хезмәт режимына күчерелә. Тәүлек буе кизүдә 2,2 меңнән артык хезмәткәр эшләячәк, 1 меңнән артык техника җәлеп ителгән.
Шулай ук Яңа ел алдыннан балалар белән бәйрәм чаралары үткәрелә торган урыннарда профилактик очрашулар үткәрелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хезмәт күрсәтүче персонал белән сөйләшә, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктаж үткәрә һәм янгын системасының төзеклеген тикшерә. Бүгенге көндә республикада 2 меңнән артык объект исәпкә алынган. «Без бу эшне яңа ел чаралары башланганчы ук төгәлләргә планлаштырабыз. Практика күрсәткәнчә, нигездә, режим характерына бәйле хокук бозулар очрый: эвакуация һәм чыгу юлларын томалау, янгынны сүндерү өчен беренчел чаралар җитәрлек булмау, – диде ул. – Янгын очракларының төп өлеше торак секторда булуны исәпкә алып, без шулай ук яңа ел чорында профилактик эш үткәрергә планлаштырабыз. Бу – ишегалларын йөреп чыгу һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктажлар үткәрү».