В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә республикадагы барлык су объектлары да тулысынча диярлек боздан чистартылган.
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, әлеге сезонда боз иртә кузгалган. Бүгенге көндә барлык су объектлары тулысынча диярлек боздан чистартылган, култыкларда аз гына калган. «4 нче апрельдән барлык вакытлыча коткару постлары эшен тәмамлады, чагыштыру өчен, узган ел алар 25 нче апрельгә кадәр эшләде», – дип билгеләп үтте Ю.Венедиктов. Су басуның иң югары ноктасы үткән, әмма су басуның икенче дулкыны булырга мөмкин. Су күтәрелүен Вятка һәм Иж елгаларында теркәп баралар.
Рәсми рәвештә Иделдә навигацияне 22 нче апрельдә, ә Камада 25 нче апрельдә ачачаклар. Паром кичүен 6 нчы апрельдән соң, су юлын тральләү тәмамланганнан соң ачарга планлаштыралар. Хәзер суда хәл катлаулы: бозлар аз гына, су бүрәнәләрне, ботакларны, үсемлек калдыкларын агыза. Су температурасы +3-4 градус тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә куркыныч әйберләр белән бәрелешү һәм салкыннан үлү куркынычы бар.
Ю.Венедиктов билгеләп үткәнчә, 2022 елда су объектларында кечкенә суднолар белән 10 вакыйга булган, аларның төп сәбәпләре судноның каплануы һәм бәрелешү булган. Рейдлар барышында ачыкланган төп хокук бозулар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүне күрсәтә: 545 судно йөртүче үз һәм пассажирларның иминлеген тәэмин итмәгән, 503 судно йөртүче йөзү кагыйдәләрен бозган, 13 судно йөртүче исерек хәлдә судно белән идарә иткән.
Ул ел саен 20 нче апрельләрдә кешеләрнең көймәдән суга төшүен теркәүләрен җиткерде. Аларның үлеменә коткару жилетлары булмау сәбәп була. «Мотивация бер – һәвәскәр балык тоту тыелганчы суднодан балык тотарга өлгерү. Мәсәлән, узган ел кече үлчәмле судноларны тиешенчә кулланмау белән бәйле 4 вакыйга теркәлгән».
Ю.Венедиктов искә төшергәнчә, 2021 елның 1 нче гыйнварыннан су объектларында кечкенә суднолардан файдалану кагыйдәләре үз көченә керде. Алар белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Шулай ук спикер яр буенда йөрергә яратучыларны кисәтте. «Мондый кешеләрне коткару очраклары бар. Бозлы суга төшү һәм бату ихтималы зур. Коймалары булган һәм махсус җиһазландырылган яр буенда гына йөрегез», – диде ул.
Матбугат конференциясендә шулай ук Росрыболовствоның Идел-Кама территориаль идарәсенең ТР буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм су биологик ресурсларын саклау бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Гуляев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 1 нче марттан Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тотуның яңа кагыйдәләре үз көченә кергән. Әйтик, 25 нче апрельдән 5 нче июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының барлык төр су биоресурсларында балык тоту тыелачак. Әлеге чорда ярдан ике ыргаклы бер кармак белән генә балык тотарга рөхсәт ителә.