Аномаль җылы һава торышы гадәттән тыш хәлләр китереп чыгарырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе Казан халкын, аномаль җылы һава торышы аркасында, Татарстанда елга үзәннәреннән, чокыр-чокырдан, карьерлардан, тимер юл калкулыкларыннан кар массаларының төшү куркынычы тууын кисәтә. Шәһәрлеләргә сак булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кушалар.
Кар массасы катламының төшүе гадәттә климатик сәбәпләр аркасында килеп чыга: һава торышының кискен үзгәрүе (шул исәптән температура, атмосфера басымы, һава дымлылыгы), күп кар явуы, шулай ук кар массасына механик йогынты белән.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, гыйнварның беренче декадасы ахырына республиканың көнбатыш өлешендә кар катламының калынлыгы - 3-11 см, калган территориядә - 10-27 см тәшкил итә. Якын көннәрдә аномаль җылы һава торышы сакланачак, ул шундый хәлләргә китерергә мөмкин. Республика буенча белгечләр 108 потенциаль куркыныч участокны ачыклаган.
Гадәттән тыш хәлгә юл куймас өчен, кар массалары җыелу урыннарында кар җыелуны күзәтергә һәм барлык саклык чараларын үтәп, кар массаларының вакытында ясалма төшүен үткәрергә киңәш ителә. Шулай ук балаларга куркыныч урыннарда шуу һәм уйнауның тыелуы турында искәртү мөһим, дип хәбәр итә ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе.