Машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан баш тартырга киңәш ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Татарстан һәм аның башкаласы халкын көчле бозлавык турында кисәтә, ул 22-нче гыйнвар 18.00 сәгатьтән 23-нче гыйнвар 18.00 сәгатькә кадәр сакланачак.
Халыкка шумый торган аяк киеме кияргә, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, табанга тулысынча басып, ашыкмыйча, сак хәрәкәт итәргә киңәш итәләр. Өлкәннәргә резин очлыклы таяк яки очланган шиплы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Егылган очракта, егылу биеклеген киметү өчен, иелергә кирәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавыкның юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыруын искәртә һәм машина йөртүчеләргә ерак араларга йөрүдән баш тартырга киңәш итә.