В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30-нчы июльдә төнлә һәм көндез Татарстанда һәм аның башкаласында урыны белән көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан һәм аның башкаласы халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтә. 30-нчы июльдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава торышы начар булу сәбәпле, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе урамда булганда электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналардан ераграк торырга киңәш итә. Йорт кәрнизләре, реклама стендларына якын булмаска, яхшы ныгытылмаган әвеслекләр, черегән агач кәүсәләре астында тормаска кирәклеген искәртәләр.
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация әсбапларын алырга киңәш ителә.
Шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләрне руль артына җитди сәбәпләрсез утырмауларын сорый.