В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан һәм аның башкаласы халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтә. 5-нче августта 21.00 сәгатькә кадәр республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен булачак, җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава торышы начар булу сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе урамда булганда электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар белән янәшәдә тормаска киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендлары, нык булмаган япмалар һәм черегән агач ботакларыннан ераграк торырга киңәш ителә.
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация җайланмалары алырга киңәш ителә.
Бәла-каза булган очракта гражданнарга ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына – «101, 112»гә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Шалтыратулар тәүлек буе һәм бушлай шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан кабул ителә.