Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2022, 14:22

Май бәйрәмнәрендә «Пушкин картасы» буенча тарихи кино һәм Җиңү Байрагы күчермәсен карап булачак

Казан укучылары һәм студентлары бушлай спектакль премьерасы белән таныша, ретроавтомобильләрне карый һәм мастер-классларда катнаша ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы апрель, Юлия Летникова). Татарстан «Пушкин картасы» буенча сатылган билетлар саны буенча Мәскәүдән соң икенче урында тора һәм проектны колачлау буенча алда бара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова сөйләгәнчә, бүгенге көндә 14-22 яшьлек республика халкының 69% ы «Пушкин картасы»н рәсмиләштергән.

«Чарага билетларның уртача бәясе 445 сум тәшкил итә. Бу – чарага барлык кешеләрнең керә алуын һәм аларны берничә тапкыр карарга мөмкин булуын күрсәтә», - дип билгеләп үтте Ю.Әдгамова.

Бәйрәм көннәре алдыннан Татарстанда яшьләр өчен «Пушкин картасы» буенча май бәйрәмнәре» дип аталган бушлай чаралар программасы әзерләнгән. Казанда Җиңү көне уңаеннан «Мир» кинотеатрында, мәдәни үзәкләрдә һәм мәдәният йортларында түбәндәге фильмнар күрсәтеләчәк: «Первый Оскар», «Суворов: Великое путешествие» һәм «1941. Крылья над Берлином». Моннан тыш, Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләвенчә, китапханәләрдә мастер-класслар оештырылган, анда катнашучылар истәлекле түштамгалар һәм открыткалар ясый алачак.

«Пушкин картасы» буенча май бәйрәмнәре» программасына 143 чара кертелгән, аларны ТР Милли музее һәм аның филиаллары оештыра. 6 нчы майда ТР Милли музееның эчке ишегалдында өч байрак – Җиңү Байрагының төгәл күчермәсе һәм республикада оешкан дивизияләрнең ике оригиналь сугышчан байраклары чыгарылачак. Музейның генераль директоры Алисә Вяткина Җиңү Байрагының күчермәсен аларның фондына 2017 елда РФ Кораллы көчләренең үзәк музее тапшыруын һәм моңа кадәр аның халык алдына чыгарылмавын сөйләде. Чарага барлык шәһәрлеләр дә бушлай бара ала.

7 нче майда Милли музейның эчке ишегалдында «45 нче яз» программасы узачак. Казанлылар сугыш еллары автомобильләре күргәзмәсен күрә, 1940 нчы еллар биюләрен өйрәнә һәм хәрби-тарихи эстафеталарда катнаша ала. Тулырак программа ТР Милли музееның рәсми сайтында урнаштырылган.

2 нче майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Театр & Музыка. Җәлил» спектакле премьерасы көтелә. Театр директоры Илфир Якупов билгеләп үткәнчә, бу гадәти концерт кына булмаячак. «Театр оркестры татар композиторларының классик әсәрләрен уйнаячак, ә безнең солистлар җырлар башкарачак. Артистлар һәм шагыйрьләр шигырьләр укыячак, актерлар театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясаячак», – дип сөйләде ул. Спектакльне «Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин булачак. Илфир Якупов хәбәр иткәнчә, 1 нче гыйнвардан 25 нче апрельгә кадәр тамашачылар әлеге карта белән Камал театрында 15 меңнән артык билет сатып алган.

Биләр музей-тыюлыгының экскурсоводлары яңа маршрутлар әзерләгән. Алар кунакларга Биләр шәһәре, изге чишмә турында сөйләячәкләр һәм күзәтү экскурсияләре үткәрәчәкләр. Оештырылган төркемнәр өчен музей хезмәткәрләре белем бирү чаралары һәм квестлар үткәрә алалар. Әлеге чараларда катнашучылар А.Бутлеровның бал җыю өчен ничек умарта ояларын уйлап табуы, аспирин төймәсе һәм академик А.Арбузовның ничек бәйле булуы турында беләчәкләр, дип хәбәр итте учреждение директоры Зөфәр Шакиров.

Гомумән алганда, «Пушкин картасы» буенча мәктәп укучылары һәм студентлар Казанның мәдәни үзәкләрендә бию, музыка уен коралларында уйнау, халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңү өчен ораторлык сәнгате буенча дәресләр уза алалар, дип сөйләде А.Абзалов. Моннан тыш, яшь башкаручыларның «Юность» мәдәният сараенда үз җырларын яздыру мөмкинлеге бар. Ә сәнгать мәктәпләрендә һәм мәдәният йортларында яшьләр өчен картиналар ясау буенча дәресләр оештырылган. «Пушкин картасы» буенча барып була торган чаралар исемлеге PRO.Культура.рф платформасында урнаштырылган.

Барлык яңалыклар