Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2021, 17:49

Майкл де Эти Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының генераль секретаре итеп сайланды

Мондый карарны тавыш бирү юлы белән Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасының махсус Генассамблеясе утырышында катнашучылар кабул итте, анда Казанны Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Е.Лодвигова тәкъдим итте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Бүген Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасының махсус Генераль ассамблеясе утырышы узды. Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында, ул беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрелде. Казанны Казан шәһәре МБ башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова тәкъдим итте.

Кунакларны Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы президенты, Краков Мэры Яцек Майхровский сәламләде. Утырышта шулай ук генераль сәркатип вазыйфаларын башкаручы Ли Минаиди да чыгыш ясады, ул пандемия чорында оешма эшчәнлеге турында хәбәр итте. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасының генераль секретарен сайлау булды. Бу вазыйфага дәгъва кылучы кандидатлар, үзе турында һәм оешма эшен ничек күрүе турында сөйләп, кыска презентацияләр ясады.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасының генераль секретаре итеп Майкл де Эти сайланды. Үз карьерасының зур өлешен ул Ауропа Советында үткәргән, анда ул 24 ел дәвамында мирас өлкәсендә техник хезмәттәшлек программасын эшләгән һәм җитәкләгән. Ул 48 илдә халыкара масштабтагы проектларны гамәлгә ашырып, үзен мәдәни мирасны яклауга багышлаган.

Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасының киләсе конгрессы 2022 елның сентябрендә Квебекта (Канада) узачак, дип хәбәр иттеләр Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсендә.

Белешмә

Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы (ОГВН) – халыкара дәүләтнеке булмаган автоном коммерцияле булмаган оешма. Ул 1993 елның 8-нче сентябрендә оештырылган. Оешманың штаб-фатиры Канадада урнашкан. Аңа ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән объектлар урнашкан 300-дән артык шәһәр керә. Казан оешмада 2000 елдан бирле исәпләнә.

2003 елның 7-нче апрелендә Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының (ОГВН) Казандагы штаб-фатиры белән Евразия төбәк секретариаты оештырыла.

Барлык яңалыклар