В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар өчен Taraf төркеме һәм җырчы Elina чыгыш ясаячак
Бүген, 10 августта, Мәскәү базары амфитеатрында «Матур бит» музыкалы һәм шигъри кичәсе була. Җирле музыкантлар кунаклар өчен үз композицияләрен башкарачак, ә шагыйрьләр шигырьләр укыячак.
Музыка һәм шигырьләр белән тулы очрашуда казанлылар Taraf төркеме чыгышын тыңлаячак, ул автор композицияләрен тәкъдим итәчәк, ә җырчы Elina тыңлаучыларны үз иҗаты белән таныштырачак. Шагыйрәләр Гүзәл Закирова һәм Миләүшә Гафурова үзләренең шигырьләрен татар телендә укыячаклар, дип хәбәр итә Мәскәү базары матбугат хезмәте.
Теләге булган һәркем катнаша ала, керү ирекле. Башлана 18:30 сәгатьтә.