В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласы матчларга йөрү буенча биш лидер арасына керде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Казан кешеләрнең футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына йөрү буенча биш лидер арасына керде. “Казан Арена” стадионында 16 июньнән 6 июльгә кадәр үткән алты уенны барлыгы 254 мең 451 тамашачы караган. Бер матчта уртача 42 мең 408 тамашачы булган.
ДЧ-2018 вакытында Казанга 100 меңнән артык чит ил туристы һәм Бразилия, Колумбия, Аргентина, Бельгия, Франция, Кытай, Көньяк Корея, Австралия һ.б илләр җанатарлары килгән.
“Казан Арена” стадионында үткән матчлар арасында тамашачылар саны ягыннан иң зурысы 24 июньдә үткән Польша һәм Колумбия һәм Бразилия һәм Бельгия арасындагы 1/4 финал матчлары булды – аларны 42 мең 873 тамашачы карады, стадион 95% тулган иде.
Франция һәм Австралия команадалары арасындагы уенга (16 июнь) килгән тамашачылар саны иң азы булып теркәлгән – 41 мең 279, 91%.
Россиядә 14 июньнән 7 июльгә кадәр үткән ДЧ-2018 матчларын 2 млн 747 мең кеше караган, матчларда уртача 46 мең кеше булган, дип хәбәр итә “ТурСтат” аналитик агентлыгы.