В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укуларга теләге булган һәркем кушыла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март, Алинә Бережная). Казанда «Подросток» яшүсмерләр клублары берләшмәсе төрле юнәлешләр буенча онлайн-дәресләр башлап җибәрде. Укуларга теләге булган һәркем кушыла ала.
Көн саен онлайн режимда Instagram социаль челтәре аша яшүсмерләр клублары белгечләре дәресләр үткәрә. Юнәлешләр арасында хореография, вокал, рәсем ясау, актер осталыгы, гамәли сәнгать бар. «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Айрат Ситдыйков сүзләренә караганда, дәресләр тәрбияләнүчеләргә тупланган күнекмәләрен югалтмаска, ә яңа тамашачыларга буш вакытны төрлеләндерергә ярдәм итәчәк. «Безнең өчен дәресләр уздыруның мондый форматы яңалык, әмма практика аның нәтиҗәле булуын һәм клублар эшчәнлегенә яңа кешеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирүен күрсәтә. Бәлки, киләчәктә онлайн-укыту безнең фишкаларның берсе булыр», - дип саный А.Ситдыйков.
Туры эфирга чыгу датасы һәм вакыты турындагы мәгълүматны «Подросток» берләшмәсенең Instagram-аккаунтыннан белергә мөмкин.