В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр үткәрелә
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанның берничә яшүсмерләр клубында мәдәни, иҗади һәм спорт чаралары узачак. 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр яшь шәһәрлеләр остаханәләрдә, әңгәмәләрдә, спорт ярышларында, вокал һәм бию бәйгеләрендә катнаша алачак.
Әйтик, иртәгә, 31 октябрьдә «Арена» яшүсмерләр клубында (Симонов урамы, 6) казанлыларны Россия халыклары милли киемнәре дизайны буенча остаханәгә чакыралар. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.
Шимбә көнне, 1 ноябрьдә «Витамин» клубында (Г.Державин урамы, 3 йорт, 3 корпус) 10:00 сәгатьтә спорт эстафетасы узачак. «Свои» клубында (Степан Халтурин урамы, 11/10) 12:00 сәгатьтә аквагрим ясау остаханәсе үз эшен башлап җибәрә. Матрешкаларны бизәргә теләүчеләрне «Модуль» клубында (Габишев урамы, 14а) 13:00 сәгатьтә көтәләр. Шул ук вакытта «Иволга» клубында (Р.Зорге урамы, 72) вокал дәресе узачак.
Рәсем ясарга яратучыларны 14:00 сәгатьтә «Ритм» клубында (Кутузов урамы, 10а) остаханәдә көтәләр. Шул ук вакытта Казан яшьләрен «Цудзуки» клубына (Чуйков урамы, 59а) «Аралашу мәдәнияте» темасына багышланган әңгәмәгә чакыралар. «Алтын кул» клубында (Гарифьянов урамы, 34) кокошник һәм түбәтәй ясау буенча остаханә 15:00 сәгатьтә эшли башлый. «Ника» клубында (Восстания урамы, 59) рәсем ясау дәресе 16:00 сәгатьтә уздырыла. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм открыткасын «Лазер» клубында (3 нче Кленовая урамы, 23А) 18:00 сәгатьтә әзерләргә мөмкин булачак.
Икенче көнне, 2 ноябрьдә яшь шәһәрлеләрне 13:00 сәгатьтә «Модуль» клубына (Габишев урамы, 14а) полимер балчыктан түштамга-флаг ясарга чакыралар. «Юлдаш» клубында (Революция урамы, 29) 14:00 сәгатьтә төрки халыклар мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булган «Лалә чәчәге» картинасын ясау буенча остаханә эшләячәк. Квиллинг стилендәге открытканы «Модуль» клубында (Габишев урамы, 14а) 15:00 сәгатьтә әзерләргә мөмкин булачак. Шул ук вакытта «Радость» клубында (Гаврилов урамы, 14) карикатуралар бәйгесе узачак. «Россияне данлыйбыз» караоке-флешмобы «Бриз» клубында (Чуйков урамы, 27) 18:00 сәгатьтә уздырыла.
Дүшәмбе, 3 ноябрьдә «Сандугач» клубында (Гагарин урамы, 77Б) 12:00 сәгатьтә Россия халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре буенча интеллектуаль уен оештырыла. «Без бердәм» дип аталган патриотик темага әңгәмәне 16:00 сәгатьтә «Романтик» клубында (Химиклар урамы, 35) үткәрәчәкләр. 17:00 сәгатьтә яшь казанлыларны «Талантика» клубына (Окольная урамы, 94к1) шашка турнирына чакыралар. «Авангард» клубында (Ломжа урамы, 15) 19:00 сәгатьтә күмәкләшеп эшләнмәләр ясаячаклар һәм җырларны өйрәнү, аларны башкару үзенчәлекләре буенча дәрес үткәрәчәкләр. Шул ук вакытта «Икар» клубында (Рәхимов урамы, 21) «Минин һәм Пожарский» фильмы күрсәтеләчәк.
Чәршәмбе, 5 ноябрьдә «Зенит» клубында (Карбышев урамы, 33) «Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан яраткан җырларыбызны җырлыйбыз» дип аталган вокал буенча остаханә уздырыла. Чара 18:30 сәгатьтә башлана.
6 ноябрьдә «Кояш нуры» клубында (Зәкиев урамы, 25а) 18:00 сәгатьтә бию баттл көтелә, анда теләгән һәр кеше халык хореографиясе төрләрен өйрәнә алачак.