В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер вакыйгаларда катнашу өчен теркәлү кирәк
Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар узачак. Балалар өс киеме сайларга һәм костюмлы кичә өчен фотосурәткә төшү зоналары ясарга өйрәнәчәкләр, өстәл теннисы буенча турнирда һәм иҗади мастер-классларда катнашачаклар.
Пәнҗешәмбе көнне, 23 октябрьдә, яшь казанлыларны 15:00 сәгатьтә «Алтын Кул» клубына (Гарифьянов ур., 34) фигура үзенчәлекләрен исәпкә алып, кием сайлау буенча мастер-класска чакыралар. Катнашу өчен +7(917)281-27-02 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Шул ук көнне «Феникс» клубында (Восстание ур., 38) «Бер сәгать эчендә спектакль» мастер-классы кысаларында балаларны актерлык осталыгына өйрәтәчәкләр. Башлана 15:00 сәгатьтә.
Җомга көнне, 24 октябрьдә, 15:00 сәгатьтә балалар өчен гуашь рәсеме буенча мастер-класс уздырачаклар. Катнашучыларны «Модуль» клубында (Габишев ур., 14а) көтәчәкләр. Чарага +7(903)388-58-12 телефоны аша язылырга мөмкин.
Шул ук көнне 15:00 сәгатьтә «Цудзуки» клубында (Чуйков ур., 59а) сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми физик әзерлек буенча «Ихтыяр көче» мастер-классы узачак. Ә 16:00 да «Лада» клубында (Гаврилов ур., 22) иҗади кичә узачак, анда яшүсмерләр костюмлы кичә фотографияләре өчен зоналар булдырырга өйрәнәчәк. Язылу өчен телефон: +7 (937) 622-02-16. Көннең йомгаклау чарасы өстәл теннисы буенча турнир булачак. Ярыш «Лазер» клубында (3 нче Кленовая ур., 23А) 17:00 сәгатьтә узачак. Теркәлү өчен телефон: +7 (987)296-37-05.
Рәсем сәнгате буенча мастер-класс 25 октябрьдә 14:00 сәгатьтә «Ника» клубында (Восстание ур., 59) оештырыла. Бу көнне шулай ук «Яшьлек» клубында (Годовиков ур., 16) 15:00 сәгатьтә яшүсмерләр өчен күләмле сәйлән әйберләр үрү буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. Катнашу өчен +7(917)253-50-28 телефоны буенча теркәлергә кирәк.
Плей-Бек театр 26 октябрьдә 17:00 сәгатьтә «Идея микс» клубында (Декабристлар ур., 83) узачак. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар тарихлар сөйләячәк, ә актер аларны сәхнәдә күрсәтәчәк. Чарага кушылу өчен +7(937)288-82-32 телефоны буенча теркәлү узарга кирәк.