В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Март дәвамында Тимерюлчылар мәдәният йортында казанлылар өчен берничә бушлай чара уздырыла. Программада – төрле остаханәләр һәм иҗади очрашулар, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Әйтик, бүген 14:00 сәгатьтә шәһәр халкын «Я встретил тех, кто меня травил» документаль фильмын карарга чакыралар. Кинокартина эзәрлекләү, авыр мизгелләр һәм үткәннәр белән йөзгә-йөз очрашырга омтылу темасына багышланган.
Иртәгә, 11 мартта, мәдәният йортында «Матур буй-сын» остаханәсе үткәрелә. Теләге булган һәр кешегә төз гәүдә тотышын формалаштыру, арка мускулларын ныгыту өчен гади һәм нәтиҗәле күнегүләр турында сөйләячәкләр. Чара 14:00 сәгатьтә башлана.
Җомга көнне, 13 мартта, шәһәр халкына «Матур чәчәк» остаханәсендә фоамираннан түштамга һәм ободок ясарга тәкъдим итәләр. Дәрес 15:00 сәгатьтә башлана.
Киләсе чәршәмбедә, ягъни 18 март көнне, «Яңа гасырга сәламәт буын» дип аталган бию дәресе оештырыла. Биергә теләге булганнарны 15:00 сәгатьтә көтеп калалар.
19 март көнне рәсем сәнгате буенча «Кырым һәм Россия! Без бергә!» остаханәсендә казанлылар оста җитәкчелегендә тематик рәсем ясый алачак. Теләге булган һәр кеше остаханәгә 15:00 сәгатьтә кушыла ала.
Киләсе җомгада, 20 март көнне, «Выбор – это судьба» спектакле режиссеры белән очрашу оештырыла. Чара 16:00 сәгатьтә башлана.
26 мартта «Чыгарылыш вальсы серләре» остаханәсе уздырыла. Очрашуда биюнең төп алымнары каралачак һәм чыгарылыш кичәсенә әзерләнергә ярдәм итәчәкләр. Чара 15:30 сәгатьтә башлана.
29 март көнне, 19:00 сәгатьтә казанлылар «Башлап җибәрүчеләр өчен боди-балет» остаханәсендә катнаша ала. Күнекмә балет һәм фитнес элементларын берләштерәчәк. Дәрес 19:00 сәгатьтә башлана.
Тимерюлчылар мәдәният йортында күрсәтеләчәк «Доктор Лиза» нәфис фильмы айны йомгаклау вакыйгасы булачак. Фильм тәмамланганнан соң, тамашачылар фикер алышуда катнаша ала. Барлык теләүчеләрне 31 март көнне 14:00 сәгатьтә көтәләр.
Чараларда катнашу өчен +7(843)590-09-35 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк. Урыннар саны чикләнгән.