В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2 нче июньдә Кабан яр буенда перформанс күрсәтеләчәк, аннан соң хореографлар барлык теләүчеләрне халык биюенә өйрәтәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәр халкы өчен дәресне халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, халык биюенең педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко бию остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, телевизион бию тамашасында катнашучы, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Рамазан Җамалетдинов үткәрәчәк.
Укулар гитарачы Айдар Габдрәхимов һәм баянчы Рөстәм Рәфигуллин башкаруында тере музыка астында узачак, перкусиядә Эрик Марковский уйнаячак.
«Ярмәк вагы» биюе Самара өлкәсенең Ермаково авылында барлыкка килгән. Ул бик үзенчәлекле сынау-уен нәтиҗәсендә килеп чыккан. 18 яшьләре тулган яшь егетләр үкчәләре белән аяк асларыннан уза торган камчыга басарга тиеш булган. Элек «Ярмәк вагы»н егетләр генә биесә, тора-бара яшь кызлар да бии башлаган. Бию вак хәрәкәтләре, ритмлы, дәртле булуы белән дә аерылып тора.
Мастер-класста катнашу – бушлай. Дәрес 2 нче июньдә 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Ш.Мәрҗани урамы ягыннан Кабан күле яр буе (Г.Камал театры парковкасы астында), дип хәбәр иттеләр Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган спорт һәм иҗат дәресләрен берләштерә. Мастер-класслар июнь аеннан сентябрьгә кадәр үткәреләчәк.
Узган ел проект татар биюе буенча «Чабата» мастер-классы белән ачылды. 2021 елның 3 нче июненнән 26 нчы сентябренә кадәр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 14 дәресе узды. Аларда 550 кеше катнашты. Шәһәрнең алты җәмәгать киңлегендә – Түбән Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» бульварында, Горький исемендәге, Урицкий исемендәге һәм «Черек күл» паркларында һәм Фучик урамындагы бульварда казанлылар йога, сулыш алу практикалары белән шөгыльләнделәр, импровизация биюләре һәм башка юнәлешләр буенча мастер-классларда булдылар.