Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.11.2022, 12:48

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда дворяннар нәселеннән булган Лихачевлар турында масштаблы проектны тәкъдим итәчәкләр

Быел танылган коллекционер Андрей Лихачевның тууына 190 ел тулды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче ноябрь). ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында ТР Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Казан губернасында туып-үскән Лихачевлар – Ватанга хезмәт итүдә» дигән масштаблы проект тәкъдим ителәчәк.

Быел Андрей Федорович Лихачевның тууына 190 ел тулды. Аның бай коллекциясе Татарстанның Милли музее һәм Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларының нигезен тәшкил итте. Шулай ук танылган коллекционерның бертуганы, контр-адмирал Иван Федорович Лихачевның үлеменә – 115 ел, Иван һәм Андрей Лихачевларның бертуганнарының улы, академик, танылган галим Николай Петрович Лихачев тууына – 160 ел.

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмә проекты дворян нәселеннән булган Лихачевларга багышланган, аерым алганда, Иван Лихачев йөзгән кораб модельләре, рәсем, икона сәнгате шедеврлары, уникаль документлар, китаплар, хатлар һәм көндәлекләр күрсәтеләчәк. Экспозиция Сандецкий утарының икенче катында урнашачак, анда һәр зал Лихачевлар нәселе тормышының билгеле бер темасын ачачак.

Күргәзмәгә 10 нчы ноябрьдән билетлар буенча килергә мөмкин булачак.

Барлык яңалыклар