В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең истәлекле урыннарын белү буенча ярышларда 90 команда составында 500 кеше катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май, Ксения Швецова). Җәйге туристик сезон Татарстан башкаласында “Әй Казаны!” масштаблы квест белән ачылды. Чара бүген Игенчеләр сарае янында уза. Ярышларда 90 команда составында 500 кеше катнаша, аларга, 16 табышмакка җавап табып, Казанның тарихи урыннарын йөреп чыгарга туры киләчәк.
Квест кагыйдәләре буенча, һәр команда составында иң күбе 5 кеше булырга тиеш. Квест маршруты шәһәрнең әйдәп баручы гидлары һәм туган якны өйрәнүче белгечләре белән берлектә төзелде. Квестта катнашучылар 13.00 сәгатьтә биремнәр – 16 табышмак ала. Аларны чишеп, алар 16 тарихи урында булырга тиешләр, һәр дөрес җавап бер балл бирә. Биремнәрне беренче булып үтәгән һәм иң күп балл җыйган команда җиңә.
Туризм үсешенә булышлык итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова аңлатканча, уен барышында катнашучылар объектлар турында күп кенә яңа мәгълүмат белә. “Безнең өчен казанлыларның һәм кунакларның Казанның төп тарихи һәм истәлекле урыннары турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат белүләре мөһим. Бу шәһәрлеләр өчен дә кызыклы – шуның кадәр катнашучы булыр, дип көтмәгән идек”, - диде Д.Санникова.
Квест 16 тарихи һәйкәлне берләштерә. Катнашучыларның күбесе велосипедларда йөрергә уйлаган, кайберләре – таксида. Тагын бер ысул – бер урыннан икече урынга кадәр йөгереп узу.
Мәсәлән, “AR” командасы каташучылары актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. “Альфа Центравра” командасы велосипедларга өстенлек бирә.
Биремнәрне үтәр өчен командаларга 3 сәгать вакыт бирелә. Нәтиҗәләр 16.30 сәгатьтә Игенчеләр сарае янында чыгарылачак.
Барлыгы 3 урын һәм берничә өстәмә номинация каралган.
Билгеләп үтәргә кирәк, турсезон ачылу квест белән генә түгел, ял көннәрендә Меңьеллык паркында үтә торган “Тәмле Казан” фестивале белән дә туры килде.