Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2024, 15:58

Казанда Май чабу бәйрәме: «тере» Пушкин, колгаларда йөрү һәм белен ярминкәсе

Бәйрәм чаралары «Ак Барс Арена» һәм шәһәр районнарындагы мәдәният йортлары янында узачак

Фото: Денис Гордийко

Якшәмбе, 17 нче мартта, Казанның «Ак Барс Арена» стадионы янында «Широкая Масленица – 2024» славян мәдәниятенең республика бәйрәме узачак. Гаилә елында иҗади программа белән Идел буе халыклары вәкилләре чыгыш ясаячак.

Стадион янында бәйрәм кунакларын фольклор һәм конкурс-уен мәйданчыклары көтәчәк, аларда халык уеннары һәм күңел ачулар оештырылачак. Караоке зонасы да эшләячәк. Балалар өреп кабартылган чаңгы, кеглялар һәм башка спорт җиһазлары булган интерактив уен мәйданчыгында көч сынаша алачак. Шулай ук территориядә «Витязь» тарихи реконструкция клубында катнашучылар мәйданчыгын күрергә мөмкин булачак.

Бәйрәм программасы 12:00 сәгатьтә башланачак. Концерт түгәрәк сәхнәдә узачак. 15:00 сәгатьтә урам театрлары артистлары, клоуннар һәм пантомима осталары чыгышы планлаштырыла. Шулай ук бу көнне Александр Пушкин образындагы артист катнашында театральләштерелгән тамаша, балалар һәм өлкәннәр өчен концерт һәм күңел ачу программалары, призлар уйнату, яшьләр өчен биюләр, фольклор җырлар булачак.

Стадион янындагы мәйданчыкта декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе гөрләячәк. Барлык теләүчеләр өчен колгаларда йөрү, халык биюләре, курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырыла, дип хәбәр иттеләр мәдәният идарәсендә.

Шәһәр халкы һәм кунаклары төрле эчлек салынган беленнәрдән һәм бизәкле прәннекләрдән авыз итә алачак. Стадион янында бу көнне төрле илләрнең милли ризыкларын: белен, пылау, шашлык, хот-доглар һәм бургерлар тәкъдим итүче 30 туклану ноктасы эшләячәк.

Май чабу бәйрәме шулай ук 16 нчы мартта шәһәр районнарындагы мәдәният йортлары янында узачак: Киров районында – Тимерьюлчылар мәдәният йорты янында (12:00 сәгатьтә), Совет районында – Константиновка торак массивындагы мәдәният йорты янында (12:00 сәгатьтә) һәм Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янында (11:00 сәгатьтә), Авиатөзелеш районында – Кадыш поселогындагы мәдәният йорты янында (11:00 сәгатьтә), Идел буе районында – Мирный торак массивындагы мәдәният йорты янында (13:00 сәгатьтә). Куркынычсызлык таләпләре буенча башка мәйданчыкларда күңел ачулар үткәрелмәячәк.

Барлык яңалыклар