Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.02.2020, 08:00

Казанда Май чабу уикенды: әйлән-бәйлән, кайнар коймаклар һәм рус уеннары

KZN.RU порталы ял көннәренә традицион афиша әзерләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы февраль). Кышның соңгы эш атнасы тәмамлана, димәк, ял көннәрендә күңел ачу чаралары турында уйларга вакыт җитте. Өстәвенә, бу уикенд мавыктыргыч кына түгел, тәмле дә булырга вәгъдә итә – Казанда берьюлы берничә мәйданчыкта Май чабу коймаклары һәм кайнар чәй белән сыйланырга һәм рус халык уеннарында катнашырга мөмкин булачак. KZN.RU порталы ял көннәренә традицион афиша әзерләде.

Күгәрченнәр ярминкәсе (6+)

29-нчы февраль 5.00 сәгатьтән

Тэцевская ур., 8а адресы буенча урнашкан кошлар базарында күгәрченнәр күргәзмә-ярминкәсе узачак. Биредә матур кошларга карап кына калмыйча, алар белән матур һәм гадәти булмаган фоторәсемнәр дә ясарга мөмкин булачак. Монда ук тере музыка концерты да узачак. Килүчеләр шулай ук татар кухнясы ризыкларыннан авыз итә алачак. Күргәзмә 10.00 сәгатьтә тәмамланачак.

«Ак кәгазь битеннән» (12+)

29-нчы февраль 10.00 сәгатьтә

«Мәскәү» мәдәни үзәгендә карандаш рәсеме һәм аппликациядән цифрлы китап иллюстрацияләренә кадәр «Ак кәгазь битеннән. Казан графикасы» күргәзмәсе ачылды. Проект графиканың заманча формаларына багышлана һәм Казанның төрле стильдә эшләүче яшь рәссамнарының, иллюстраторларының һәм архитекторларының 50-дән артык эшен үз эченә ала. Катнашучылар арасында Гүзәл Гарипова, Иван Демидов, Тимофей Зверко, Полина Лопина, Варвара Обшивалкина, Рената Фогель, Татьяна Черногузова һәм Сергей Котов бар.

Май чабу бәйрәме (0+)

29-нчы февраль 11.00 сәгатьтән

Касә янындагы мәйданда чын Май чабу бәйрәме узачак. Биредә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе эшләячәк. Бәйрәм кунаклары халык биюләрен карый, курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-классларда катнаша алачаклар. Бәйрәмнең кульминациясе булып, традицион рәвештә Май чабу карачкысын яндыру булачак.

Шул ук көнне 11.00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында театральләштерелгән тамаша күрсәтәчәкләр һәм спорт бәйгеләре уздырачаклар. Бәйрәм кунакларын коймак белән кайнар чәй, күңелле әйлән-бәйлән, атта йөрү, халык уеннары һәм спорт ярышлары көтә.

Балалар өчен тел мастер-класслары (6+)

29-нчы февраль 15.00 һәм 16.00 сәгатьтә

«Ак чәчәкләр» бульварында балалар өчен бушлай тел мастер-класслары узачак.  15.00 сәгатьтә амфитеатрда инглиз телендә интерактив дәрес һәм иҗади мастер-класс узачак. Чарада 4 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. 16.00 сәгатьтә кытай каллиграфиясе буенча 5 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балалар өчен дәрес планлаштырылган, анда балаларны открыткалар ясарга өйрәтәчәкләр. Барлык кирәкле материалларны да урыннарда бирәчәкләр, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

«Тарат һәм хакимлек ит» (16+)

29-нчы февраль 17.00 сәгатьтә

«Штаб» резиденциясендә «Тарат һәм хакимлек ит» исемле своп-маркет узачак, анда шәһәрлеләр иске әйберләргә икенче тормыш бүләк итә алачак. Бу чарада Казан блогерлары катнашачак: шәһәр халкы белән бергә алар кием-салым һәм аксессуарлар алмашачак.

Аккош күле урман-паркында Май чабу бәйрәме (0+)

1-нче март 10.00 сәгатьтән

Аккош күле урман-паркы территориясендә Май чабу бәйрәме узачак. Фуд-корт һәм спорт зоналары (коймак белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан аркылы сикерү, кар тиры, кашык тиры) эшләячәк. Теләге булган кешеләр киләчәкне юрый торган коймаклардан авыз итеп карый, аларны пешерү, курчак-бөти һәм чынаяклар ясау буенча мастер-классларда катнаша, киез итек ыргыту буенча ярыша, киез итекләр киеп хоккей уйный алачак. Кунакларның күңелен зур курчаклар һәм аниматорлар ачачак. Иҗади номерлар белән Казан коллективлары чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, бәйрәмдә иң креатив костюмга конкурс нәтиҗәләре дә игълан ителәчәк.

Май чабу карачкысын яндыру 13.00 сәгатьтә була. Шуннан соң Россия башкаручысы Виктория Дайнеко чыгышы планлаштырылган.

Бу көнне җәмәгать транспорты эше көчәйтеләчәк. «Аккош күле» тукталышына кадәр 36-нчы номерлы маршрут буенча хәрәкәт итә торган 23 автобус, 46-нчы номерлы маршрутның 28 автобусы һәм 72-нче номерлы маршрутның 21 автобусы йөриячәк. Халыкка уңайлы булсын өчен, әлеге маршрутлар буенча транспорт эш көне графигы буенча эшләячәк, уртача көтү вакыты 10 минуттан да артмаска тиеш. 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр автобуслар эш көне графигы буенча эшләячәк.

«Блин Party» (0+)

1-нче март 11.00 сәгатьтән

«Динамо» спорт үзәге территориясендә кояш һәм яз бәйрәме - «Блин Party» узачак. Кунакларны такмаклар конкурслары, уеннар һәм әйлән-бәйлән, халык уеннары, учакта пешкән балык шулпасы, самавырда чәй, карачкы яндыру һәм төп тәм-том - коймаклар көтә. Бәйрәмдә тематик фотозона эшләячәк.

Паркларда Май чабу бәйрәме (0+)

1-нче март 11.00 сәгатьтә

Шәһәр паркларында һәм скверларында Май чабу бәйрәмен дәвам итәргә мөмкин булачак. Горький исемендәге паркта кунакларны халык уеннары, такмаклар баттлы, әйлән-бәйлән, баян астында җырлар, мастер-класслар, конкурслар һәм коймак көтә.

Горки-Әмәт урманындагы «Лес» кафесында коймак әзерләү буенча бушлай мастер-класс узачак. Теркәлү таләп ителми, әмма катнашучылар саны чикләнгән.

«Калейдоскоп» паркына килүчеләр театральләштерелгән тамашалар күрәчәкләр, биредә шулай ук концерт, кышкы уеннар һәм мастер-класслар оештырылачак.

Керамика эшләнмәләре ярминкә-күргәзмәсе (6+)

1-нче март 12.00 сәгатьтән

«Мәскәү» мәдәни үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар эшләре тәкъдим ителәчәк хәйрия ярминкә-күргәзмәсе узачак. Шәһәрлеләр кулдан керамикадан эшләнгән әйберләр – сувенирлар һәм уенчыклар сатып ала алачак. Шулай ук мәйданчыкта «Үзенчәлекле балалар» фотокүргәзмәсе, мастер-класслар һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары оештырылачак.

Бауман урамында Май чабу бәйрәме (0+)

1-нче март 12.30 сәгатьтә

Бауман урамындагы Матбугат йорты янында Май чабу бәйрәме узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен артистлар чыгышлары, конкурслар, призлар һәм төрле мастер-класслар белән киң күңел ачу программасы әзерләнгән. Барлык теләүчеләрне коймаклар белән сыйлаячаклар.

Бу көнне Бауман урамында урнашкан музейларның бер өлеше музейга керү өчен ташламалар бирәчәк.

Казак хоры (12+)

1-нче март 17.30 сәгатьтә

Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә В.Белоусовның Казак ансамбле һәм «Ивушка» халык хатын-кызлар хоры концерты узачак. Чара ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Барлык яңалыклар