Үзгәрешләр 6325 һәм 6322 номерлы поездларга кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Казан – Краснозаринск – Казан шәһәр яны поездлары маршруты озынайтылды.
6325 номерлы Казан – Краснозаринск поезды хәзер Казан – Волжск маршруты буенча йөри. Казан станциясеннән поезд 17.21 сәгатьтә китә, Волжск станциясенә 19.03 сәгатьтә килеп җитә.
6322 номерлы Краснозаринск – Казан поезды Волжск – Казан маршруты буенча йөри. Волжск станциясеннән поезд 5.45 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 7.16 сәгатьтә килеп җитә, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хезмәте министрлыгы сайтында.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүмат белән тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны аша, “Содружество” АҖ сайтында һәм “Пригород” мобиль кушымтасында танышырга мөмкин.