В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
7 майда Казанның тарихи өлешендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узачак
7 майда Иске Татар бистәсендә «Хәтер маршруты» бәйрәме булачак. Программада – Иске Татар бистәсе халкы һәм эшчеләренең архив фотолары, Казан завод-фабрикаларының архив кадрларының фотокүргәзмәсе, хәрби оркестр йөреше, баянга биюләр һәм башкалар.
Сугыш елларындагы Иске Татар бистәсе буйлап тарихи сәяхәтне мәдәниятче Энҗе Дусаева үткәрә. Экскурсиянең башлану вакыты 13:00 сәгатьтә, ул Татарстан урамы, 3/2 адресыннан башлана. Катнашу өчен теркәлү кирәк. 14:00 сәгатьтә Иске Татар бистәсе урамнары буйлап хәрби оркестр йөреше планлаштырылган.
Бәйрәм кунаклары өчен көн дәвамында төрле тематик локацияләр эшләячәк. «1418 көн батырлык» фотокүргәзмәсендә Казан завод һәм фабрикаларының архив кадрлары тәкъдим ителәчәк, «фотоателье» да теләгән һәркем истәлеккә тематик фото ясый алачак.
Привалда баянга җырлар яңгыраячак, биредә үк 40 нчы еллар бию мәйданчыгы оештырылачак, Зәйни Солтан скверында сугыш чоры турындагы фильмнарның ачык кино күрсәтүләре узачак, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы.
«Шагыйрьләр трибунасы»ннан сугыш еллары шигырьләре һәм прозалары укылачак, ә «Игелек ярминкәсе»ндә 12, 13 һәм 80 нче мәктәп укучылары тарафыннан ясалган кул эшләре тәкъдим ителәчәк, җыелган барлык акчалар хәйриягә юнәлдереләчәк.
«Совет ишегалды» тематик мәйданчыгында шахмат буенча мастер-класслар, уенчыкларга бизәк төшерү һәм ишегалды уеннары оештырылачак. Шул ук вакытта «хәтер ишегалды»нда (Каюм Насыйри ур., 10) Иске Татар бистәсе өлкәннәре сугыш еллары истәлекләре белән уртаклашачаклар.
Теләге булган һәркем фронт хаты яза, ә кыр кухнясында солдат боткасы һәм чәйдән авыз итә алачак.