В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа график 8 нче марттан гамәлдә була
Фото: Денис Гордийко
Казан – Шәмәрдән юнәлешендәге 6436 нчы электричка җомга көннәрендә Казан – Кукмара маршруты буенча барачак. Поезд Казан станциясеннән 14:58 сәгатьтә китәчәк, ә Кукмарага 17:31 сәгатьтә киләчәк.
Шәмәрдәннән Казанга кире юнәлештә хәрәкәт итүче 6439 нчы номерлы состав җомга көннәрендә Кукмара – Казан юнәлеше буенча барачак. Юлга 17:55 сәгатьтә чыгачаклар, ә ТР башкаласына 20:50 сәгатьтә килеп җитәчәкләр.
Шуңа бәйле рәвештә 5 нче мартта Канаш – Казан юнәлеше буенча хәрәкәт итүче 6360 нчы поездның расписаниесе үзгәртеләчәк. Канаштан электричка 17:30 сәгатьтә (4 минут алданрак) китәчәк. Ә Казан станциясенә 20:21 сәгатьтә (10 минут алданрак) бары җитәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында һәм +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә) белергә мөмкин.