В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр фондлар һәм режиссерның гаилә архивыннан алынган барлыгы 300 дән артык экспонат күрәчәк
Пәнҗешәмбе, 7 ноябрьдә, Татарстанның Милли музеенда «Марсель Сәлимҗанов: театр магиясе» күргәзмәсе ачыла. Ул татар режиссерының тууына 90 ел тулуга багышланган.
Күргәзмәдә 300 дән артык экспонат тәкъдим ителәчәк, аларның яртысыннан артыгы ТР Милли музее фондларыннан алынган. Тагын 68 әйберне гаилә архивыннан режиссерның хатыны Гөлнара Сәлимҗанова тапшырды. 50 дән артык әйбер – костюмнар һәм декорация эскизлары – Г.Камал исемендәге театр фондларыннан алынган.
Күргәзмәнең төп өлеше Марсель Сәлимҗановның биографиясенә һәм иҗатына, шулай ук аның әти-әниләренә – Г.Камал исемендәге театр актерлары, ТАССРның халык артистлары Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллинага багышланган.
Күргәзмәгә килүчеләр режиссерның бүләкләрен күрәчәк. 2001 елда «Намус һәм дәрәҗә (Һөнәргә тугрылык өчен)» номинациясендә Россиянең «Алтын битлек» милли театр премиясе бүләге үзәк урынны алып тора. Шулай ук режиссерның портретлары һәм картиналары урнаштырылачак.
Казан халкы һәм кунаклары 15:00 сәгатьтә булачак күргәзмә ачылышын бушлай карый алачак. Экспозиция – Г.Камал исемендәге театр, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм ТР Фәннәр академиясенең уртак проекты.
Марсель Сәлимҗанов 36 ел Г.Камал исемендәге театрның баш режиссеры булган. Биредә ул 100 дән артык спектакль куйган. Әһәмиятле эшләре арасында – «Американ» (1969), «Көйсез кияү» (1975), «Зәңгәр шәл» (1985). Алар Россиянең күпмилләтле театр мәдәниятенең алтын фондына кергән, дип искәрттеләр ТР Милли музее матбугат хезмәтендә.