В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гогольнең «Мертвые души» әсәренә танылган офортлар, Тәүрат сюжетларына матур литографияләр: Санкт-Петербургтан коллекционер 130 оригиналь график эш тәкъдим итәчәк
Сишәмбе, 25 мартта, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее заманча сәнгать галереясында «Марк Шагал. Под единым небом» күргәзмәсе ачылачак. Кунакларга шәхси җыентык иясе Павел Башмаков коллекциясеннән 130 оригиналь график эш тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәне атаклы останың вафатына 40 ел тулуга багышлыйлар.
Экспозиция тамашачыга Марк Шагал иҗатының мөһим этаплары ретроспективасына чумарга мөмкинлек бирәчәк. Рәссам таныла торган һәм һәркемгә якын образлар белән тулган дөньяны сурәтли, шул ук вакытта аңа үз палитрасы, перспективасы һәм хәтта гравитация бирә.
Шәһәр халкы һәм кунаклары атаклы останың бай график мирасы белән танышып кына калмыйча, аның белән бергә дөнья яратылганнан алып, Марк Шагал туган, үскән һәм үзенең мәхәббәтен очраткан алпавыт Россиясе чоры аша ХХ гасырның мөһим сәяси вакыйгаларына кадәр «сәяхәт» ясаячак.
Кунаклар Николай Гогольнең «Мертвые души» әсәренә танылган офортлар, рәссам иҗатының чәчәк ату чорына караган Тәүрат сюжетларына матур литографияләрне, аның өчен туган ягы булган Витебск белән, шулай ук Париж белән бәйле әсәрләрне күрә алачак. Экспозициянең аерым блогы рәссамның хатыны һәм илһам чыганагы Беллага багышланган.
Күргәзмәне ачу тантанасына Санкт-Петербургтан Казанга проект кураторы, коллекционер һәм Bashmakov Gallery хуҗасы Павел Башмаков киләчәк.
«Андрей Вознесенскийның Марк Шагалга багышланган шигыре бар, анда рефрен белән «Под небом единым жив человек» дигән юл уза. Бу сүзләр безне күргәзмә исеменә илһамландырды да. Марк Шагал кайда гына яшәсә дә һәм эшләсә дә, аның өстендә һәрвакыт бер үк күк йөзе кала, анда мәхәббәт, авырлыксызлык хөкем сөрә, анда ул, аның яраткан Белласы һәм аларның очышы гына», – дип билгеләде Павел Башмаков.
Ул XX гасырның күп кенә күренекле рәссамнарының эшләрен җыя, Әмма Шагал – аның яраткан авторларының берсе. «Миңа калса, дөньяның матурлыгын беркем дә аның кебек тоймый. Бу бөек останың мәхәббәт һәм ихласлык белән сугарылган әсәрләре туп-туры күңелгә үтеп керә һәм кешеләрдә бары тик иң гүзәл хисләр генә уята», – дип уртаклашты коллекционер.
«Марк Шагал. Под единым небом» - ТР ДССМ һәм Bashmakov Gallery заманча сәнгать галереясының беренче уртак проекты түгел. 2023 елда биредә шулай ук Сальвадор Далиның «Сюрреализм – ул Мин» күргәзмәсен уздырганнар.
Рәсми ачылыш 19:00 дән 20:00 гә кадәр узачак, вернисажга керү ирекле, дип хәбәр иттеләр учреждение матбугат хезмәтендә. Заманча сәнгать галереясы Карл Маркс ур., 57 адресы буенча урнашкан.