Узган атнада ТР башкаласында 180 кыз һәм 213 малай туган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). Узган атнада, 25 нче сентябрьдән 1 нче октябрьгә кадәр, Казанда 393 бала туган: 180 кыз һәм 213 малай. Иң кечкенә авырлыктагы яңа туган бала 1200 грамм тәшкил иткән, ә иң зурысы – 4810 грамм.
Казанлылар балаларына яратып кушкан исемнәр Марк, Мирон, Ислам, Эмиль, Ранель, Азамат, Камилла, Софья, Әминә, Амелия, Сәйдә, Эмилия булган. Сирәк исемнәр рәтендә Рагнар, Кирьян, Арес, Серафим, Яромир, Сабир, Рамин, Айтен, Эрик, Мирай, Кассандра, Вита, Асылбикә, Каравелла, Розалина, Аврора, Айлан бар.
Узган атнада 327 никах теркәлде, дип хәбәр итә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.