Ә ТР башкаласыннан килгән логопед Екатерина Иванова Россия дефектологлар берлегеннән махсус приз алды
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Мәскәүдә Укытучылар көнендә 2023 елгы «Укытучы-дефектолог» һәм «Педагог-психолог» бөтенроссия конкурсларына йомгак ясалды.
«Педагог-психолог – 2023» конкурсының «Иң яхшы үз-үзеңне тәкъдим итү» номинациясендә Киров районының 121 нче балалар бакчасы хезмәткәре Мария Тимофеева җиңүче булды.
Совет районының 8 нче номерлы Казан балалар бакчасы логопеды Екатерина Иванова «Eкытучы-логопед» номинациясендә «Россиянең дефектолог-укытучысы – 2023» конкурсы лауреаты булды. Ул Россия дефектологлар берлегеннән махсус бүләк алды.
Соңгы вакытта Татарстан башкаласы педагоглары бөтенроссия һәм төбәк конкурсларында беренче урыннарны алып, күп тапкырлар аерылып тордылар.
Мәсәлән, 101 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Токмакова Татарстан тәрбиячеләре арасында иң яхшысы дип танылды. Моннан тыш, ул 89 катнашучы ярышкан «Россиянең ел тәрбиячесе – 2023» конкурсы нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы биш педагогы исемлегенә керде.
13 нче гимназия педагогы Алинә Шәгәрәева «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңү яулады, ә Россия буенча бу категориядә иң яхшы 5 педагог исемлегенә керде. Аның хезмәттәше, 41 нче мәктәпнең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина, шул ук номинациядә абсолют җиңүче булды. Быел һөнәри ярышларда бөтен илдән 104 кеше катнашты: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче.
«Педагогик дебют» бөтенроссия конкурсында 21 нче гимназиянең химия һәм биология укытучысы Карина Абаза иң яшь укытучылар арасында беренче урынны алды. «Яшь идарәчеләр» номинациясендә 19 нчы гимназия директоры урынбасары Евгений Лобанов җиңүче булды. 7 нче балалар бакчасы мөдире Алсу Биктова мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре арасында җиңү яулады. Ярышларда илнең 70 төбәгеннән меңнән артык конкурсант катнашты.
Яшь укытучылар арасында Мәскәүнең гуманитар белем һәм мәгълүмати технологияләр институты үткәргән «Иң яхшы педагогик практикалар» конкурсында 102 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Ксения Зайцева җиңү яулады. Аңа илнең 560 яшь педагогы көндәш булды.
Кичә шәһәр Мэры Илсур Метшин Казан укытучылары белән очрашты һәм алар белән түгәрәк өстәлдә заманча мәктәп проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышты. Шәһәр башлыгы яшь укытучыларга грантлар күләмен арттыру турында карар кабул итте.