В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчы Виталия Королева белән бергә трамплиннан синхрон сикерүдә уңышлы чыгыш ясады.
Фото: vk.com/rus_diving
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче февраль). Казан спортчысы Мария Полякова суга сикерү буенча Россия Кубогының көмеш призеры булды. Кичә ул ике тапкыр Европа чемпионы Виталия Королева белән трамплиннан синхрон сикерүдә чыгыш ясады.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча пар 273,60 балл җыйды. Спортчыларны Мәскәү өлкәсе вәкилләре Кристина Ильиных һәм Елизавета Кузина узып китте. Кызлар 297,00 очко җыйдылар.
Казанда Мария Полякова «Синтез» спорт клубында Павел Муякин җитәкчелегендә шөгыльләнә. Профессиональ карьерасында спортчының Европа чемпионы исеме бар.
Исегезгә төшерәбез, Казан спортчыларының бүләкләре копилкасында ярышлардан 4 медаль бар: алтын, көмеш һәм ике бронза. Бүләкләрне Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев алды, дип хәбәр итә «Синтез» спорт клубының матбугат хезмәте.
Ярышлар Пензада 30 нчы гыйнвардан 3 нче февральгә кадәр «Буртасы» спорт сараенда уза. Ярышлар илнең иң көчле атлетларын, шул исәптән Олимпия уеннары призерларын һәм Европа чемпионнарын берләштерде.