В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна саен республикада коронавирус белән авыручылар 10%-ка күбрәк теркәлә, шул ук вакытта кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең сезонлы үсеше бара.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь, Ксения Швецова). Татарстанда көз җитү белән санитар-эпидемиологик хәл начарланды: коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы соңгы дүрт атна дәвамында күзәтелә. Уртача алганда, яңа очраклар саны атна саен 10%-ка арткан. Моның фонында вакцинация темпларының кимүе күзәтелә. «Татарстандагы эпидемиологик вәзгыять безне бик борчый, ул бик киеренкеләнеп бара», – дип билгеләп үтте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирус белән авыруның 63 яңа очрагы теркәлгән, ә пандемия башланганнан бирле – 27 мең 123 очрак. Бөтен чорда 23 мең 280 кеше савыкты.
Гомумән алганда, кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә. Татарстанда бер атнада кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 27 мең очрагы теркәлгән, бу алдагы атна белән чагыштырганда 16%-ка күбрәк. Казанда кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән 12,5 мең кеше авырый, үсеш 14% тәшкил итә. Әлегә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән, әмма күрше төбәкләрдә вәзгыять башка, шуңа күрә тиздән инфекция Татарстанга да килеп җитәргә мөмкин, дип билгелиләр экспертлар.
Кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм коронавирус белән авыручылар саны арту фонында медикларга йөкләнеш артты. «Сәламәтлек саклау системасы гадәттән тыш югары йөкләнешләр белән эшли. Медицина хезмәткәрләре үз көчләреннән килгәннең барысын да эшли, үз мөмкинлекләре чигендә эшли», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының баш штаттан тыш эпидемиологы, сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков. Татарстанда, аның сүзләренчә, COVID-19 белән авыручыларны дәвалау өчен 4,5 мең койка җәелдерелгән, 15% койка фонды резервта кала.
Соңгы вакытта коронавирус белән авыррак авырый башладылар, дип өстәде В.Жаворонков. «Авыру агрессиврак була башлады, пациентларны дәвалау катлауланды. Әгәр элек, Ухань штаммы вакытында, без пациентны өйдә дәваланырга 7-10 көнгә тыныч кына калдыра, авыруның ничек узуын күзәтә алсак, хәзер хәл начарлану бик күпкә тизрәк бара – ике-өч көн эчендә авыру үзен бик начар хис итә башлый, белгечләр ярдәме таләп ителә, – дип аңлатты ул. – Ләкин шуның белән бергә пациентларны дәвалау да камилләшә, табибларның компетенциясе арта. Безнең көрәшчеләребез кызыл зонада – бу инде чын «спецназ», ул зарарланучыларны ничек нәтиҗәле дәваларга икәнен белә».
Вируслар таралуны профилактикалауның төп ысулларының берсе булып иртәнге фильтр кала. М.Патяшина сүзләренчә, мәгариф учреждениеләрендә соңгы тәүлек эчендә дәресләргә 359 укучы һәм 33 педагог кертелмәгән, ә уку елы башыннан – 9 мең 16 бала һәм 261 педагог.
«Керү өлешендәге фильтр һәр хезмәт коллективында эшләргә тиеш. Алар галочка өчен генә түгел, ә нәтиҗәле булырга тиеш. Температураны үлчәү һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр билгеләре булган затларны эштән читләштерү мөһим», – дип ассызыклады Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе. Әгәр кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән уку сыйныфларында укучыларның 20%-ы авырса, мондый сыйныфлар 7-10 көнгә таркала. Санитария законнарында бу чара вирусның балардан йогуына юл куймаска юнәлдерелгән. Бүгенге көндә Татарстанда республикасының 10 мәктәбендә 26 сыйныф таркалган, бу 645 укучыга кагыла.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте коронавирсуны таратуны профилактикалау чараларының үтәлешен контрольдә тотуны дәвам итә. Соңгы атнада 251 сәүдә һәм җәмәгать туклануы объекты тикшерелде, шуларның 40-ында хокук бозулар күзәтелгән. 40 беркетмә төзелгән – 240 мең сум штраф салынган, дип хәбәр итте спикер.
«Ковидка каршы чараларны без инде бер елдан артык саклыйбыз. Һәм әгәр 2020 елның сентябрен һәм 2021 елның сентябрен чагыштырсак, бозучылар саны 2,5 тапкырга арткан, – диде М.Патяшина. – Барысы да тынычланды, арыды, һәм профилактика чараларын үтәүдән туктадылар. Бу сагайта, чөнки бу халыкны вакциналаштыруның бик түбән булуы фонында бара».
«Без коронавирус белән дөрес булмаган ракурста яшәргә күнеккәнбез. Ияләнү – уяулыкны йомшарту дигән сүз түгел. Димәк, көн тәртибенә яңа гадәтләр кертергә кирәк: социаль дистанцияне саклау, битлекләр киеп йөрү,» – дип өстәде В.Жаворонков.
Республикада эпидемиологик хәлнең начараюы фонында вакцинация темплары кимүен дәвам итә. Медицина хезмәткәрләре һәм мәгариф һәм социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре арасында 60-80% кеше вакцинацияләнсә, башка оешмаларда вакцинацияләнгәннәр саны берничә тапкыр түбәнрәк, дип зарланды М.Патяшина. Белгечләрне 65 яшьтән өлкәнрәкләрне, куркыныч төркеменә кергән хроник авырулары булган кешеләрне вакцинацияләүнең түбән темплары да борчый – бу категориядәге халыкның нибары 11 проценты, ягъни һәр унынчы кеше прививка ясаткан. Моннан тыш, студентлар арасында вакцинацияләнгән кешеләр бик аз күзәтелә – бары тик 21%, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре – 23%.
«Казан турында сөйләсәк, мисал китерәм: без көнгә 5-8 мең прививка куйган көннәр дә булды. Ә хәзер бу меңнән аз гына күбрәк», – дип билгеләде Владимир Жаворонков. Барлыгы коронавирустан 1 млн 84 мең 698 кеше прививка ясатты, шуларның 953 мең 968-е вакцинациянең икенче этабын узды. Кабат 14 мең 250 вакцинацияләнгән. «Әгәр сез беренче прививканы гыйнвар яки февральдә ясатсагыз, киләсе вакцинация мәсьәләсе турында кайгыртырга кирәк. Сез үз тәҗрибәгездә вакцинаның җитди өзлегүләргә китермәвенә инандыгыз, шуңа күрә кабат вакцинация узарга онытмагыз», – дип өстәде В.Жаворонков.
Татарстанда гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Республикада «Ультрикс Квадри» вакцинасының җитәрлек запасы бар, аны 6 яшьтән балаларга һәм 60 яшькә кадәрге өлкәннәргә, авырлы хатын-кызларга ясарга мөмкин. «Хәзер безнең бурыч – балаларга прививка ясау, – дип билгеләп үтте М.Патяшина. – Без ата-аналарга мәктәп директорларын, укытучыларны вакцинацияне тизрәк оештырсыннар өчен ашыктырырга киңәш итәбез. Октябрь – моның өчен иң уңышлы вакыт».
Коронавирус таралу сәбәпле, гриппка каршы вакцинация үзенчәлекләр белән үткәрелә: әйтик, COVID-19 һәм гриппка каршы прививкалар арасында бер айлык тәнәфес булырга тиеш. «Быел без күптән очрашмаган гриппның яңа штаммнарын көтәбез. Ковид белән бергә грипп вирусы бик агрессив вариант тәкъдим итә. Шуңа күрә без үзегезне сакларга һәм привика ясатырга өндибез», – дип өстәде М.Патяшина. Татарстанда бүген грипптан 334 мең 533 кеше прививка ясаткан.
Казанда коронавирус һәм гриппка каршы вакцинация мобиль пунктлары эшләүләрен дәвам итә, дип искәртте В.Жаворонков. Шулай итеп, алар көн саен «Мега», «Парк Хаус», «Южный» сәүдә үзәкләрендә 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ачык, шулай ук мәдәният йортларында да. «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә вакцинацияләүнең мобиль пункты дүшәмбе-җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә дүшәмбе-шимбә көннәрендә 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Пушкин урамындагы «Сбербанк»та урнашкан вакцинация пункты 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшли.
Якын арада Татарстанда коронавирус таралуны булдырмау өчен яңа чикләүләр кертелергә мөмкин, дип хәбәр итте М.Патяшина. Бу карар белгечләр агымдагы атна нәтиҗәләре буенча алачак мәгълүматлар нигезендә кабул ителәчәк.