Халыкара рейслар килү чорында махсус лаборатория эшли, нәтиҗәләр тәүлек дәвамында әзерләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август, Алена Мирошниченко). Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бүген Казан Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә чит илгә сәфәрләр буенча тәкъдимнәр бирде. 21-нче августтан шәһәр һәм республика халкы Татарстан башкаласы аэропортыннан Төркиягә даими рейслар белән очып китә алачак.
Россия Федерациясенә керү буенча эшләнгән яңа кагыйдәләр нигезендә, илгә очып киткәнче гражданнар дәүләт хезмәтләре порталында махсус анкета тутырырга тиеш. Россиягә килгәч, өч календарь көн дәвамында COVID-19га ПЦР-тикшерү узарга һәм нәтиҗәне порталда урнаштырырга кирәк. М.Патяшина билгеләп үткәнчә, анализларны тапшыру мөмкинлеге аэропортта ук булдырылган. Халыкара рейслар килү чорында махсус лаборатория эшли, нәтиҗәләр тәүлек дәвамында әзерләнә.
«Гражданнарга таләпләрне бозган өчен 15 меңнән 40 мең сумга кадәр административ штраф салына. Без дәүләт хезмәтләре порталыннан кергән һәр граждан буенча беркетелгән анализлар белән барлык йөкләнешне күрәбез. Әгәр дә анализлар өч көн эчендә булмаса, җаваплылыкка җәлеп итү өчен судка материаллар әзерләячәкбез», – дип ассызыклады спикер.
Моннан тыш, Төркиягә ялга китәр алдыннан Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе ял итәргә бару зарурилыгын җиде кат үлчәргә, төбәктәге эпидемия ситуациясен өйрәнергә киңәш итте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә дәүләттә вәзгыять шактый киеренке.
Ялда рәсми кунакханәләрне сайларга, шәхси торакта һәм хостелларда яшәмәскә, массакүләм ризык кабул итү урыннарыннан качарга – урамда яки номерда ашарга кирәк. Җәмәгать транспортында йөрүләрдән баш тартырга – таксида йөрергә, социаль дистанцияне сакларга, бинада битлек киеп йөрергә, аэропортта һәм очкан вакытта профилактика чараларын үтәргә киңәш ителә.