В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кызыксындырган сорауларны 17 сентябрьдә РФ президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә бирергә мөмкин булачак
17 сентябрьдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе – республика буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина шәһәр халкын кабул итәчәк. Кызыксындырган сорауларны РФ президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә бирергә мөмкин булачак.
Катнашу өчен 16 сентябрьгә кадәр +7(843)222-84-37 телефоны буенча язылырга кирәк. Кабул итү 10:00 дән 12:00 гә кадәр Кремль урамы, 12/20 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, бүген ведомствода эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне уза. Теләүчеләрне 16:00 гә кадәр Большая Красная ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а адреслары буенча көтәчәкләр.