Спортчы 200 метрны ирекле стиль белән 2:02,71вакыт өчендә йөзеп җиңү яулады
«Дельта» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Маргарита Вазыхова «Юность России» йөзү буенча Бөтенроссия ярышларында беренче урынны алды. Ярышларда илнең 60 төбәгеннән 11-13 яшьлек 700 дән артык спортчы катнаша.
Маргарита Вазыхова 2:02,71 дә 200 м ны ирекле стиль белән йөзеп җиңде, алтын медальга лаек булды. Икенче урынны Мәскәүдән Полина Кельбах (2:02,89), өченчесен Красноярск краеннан Елизавета Крюкова (2:03,34) алды.
Казанда Маргарита Вазыхова Гөлнар Гарипов җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.
«Юность Россия» ярышлары 4-6 декабрьдә Чиләбедә уза.
Элегрәк Казан йөзүчесе Әскәр Гафиатуллин «Юность России» ярышларында икенче урынны алды. 2:09,82 өчендә 200 м ны баттерфляй стиленда йөзеп, ул көмеш яулады.