Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2022, 17:08

Марат Закиров: «Беренче укытучыбызның киңәше буенча сыйныфташларыбыз белән тормыш юлыннан бергә атлыйбыз»

KZN.RU порталы район администрацияләре башлыклары һәм аларның урынбасарларының беренче укытучысы, мәктәп еллары һәм педагогларның киңәшләре турында истәлекләр җыйды.

Фото: шәхси архив

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь, Юлия Летникова). Бүген Казанның 8 меңнән артык педагогы Укытучылар көнен билгеләп үтә. Гадәттәгечә, бу көнне укытучыларга чәчәкләр бүләк итәләр, иҗади номерлар багышлыйлар һәм рәхмәт һәм ихтирам сүзләре белән мөрәҗәгать итәләр. Һәр укучы олы йөрәкле һәм аңлаучы укытучы белән очрашырга хыяллана. Бәйрәм хөрмәтенә KZN.RU порталы район администрацияләре башлыкларының һәм аларның урынбасарларының беренче укытучылары, мәктәп еллары һәм педагогларның хәер-фатихалары турындагы истәлекләрен җыйды.

Марат Закиров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы:

Минем беренче укытучым Елена Христофоровна Фетцер иде. Ул – үз заманының һәм һөнәренең чын герое. Әлегә кадәр Елена Христофоровна Совет районының 84 нче номерлы мәктәбендә эшли һәм беренче сыйныфларны туплый. Бүгенге көндә аның педагогик стажы – 54 ел.

Безнең 1 «А» сыйныфын Елена Христофоровна иң мөһим әйбергә – һәрвакыт проблема тирәсендә берләшергә һәм дуслыкның әһәмиятлерәк икәнен аңларга өйрәтте. Беренче укытучыбызның киңәше буенча сыйныфташларыбыз белән тормыш юлыннан бергә атлыйбыз һәм бер-беребез белән аралашуны дәвам итәбез.

Роман Фәтхетдинов, Совет районы администрациясе башлыгы:

Мәктәп елларын үзенчәлекле чор дип әйтә алам. Сыйныф җитәкчебез Светлана Владимировна Гаранина миңа зур йогынты ясады, ул югары сыйныфларда безнең икенче әниебез булды. Светлана Владимировна һәрвакыт үз укучылары өчен борчылып, ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, безгә ярдәм итәргә тырышты. Шул ук вакытта ул хаталар ясарга һәм үз карарларыбыз өчен җаваплылык алырга өйрәтте. Бүген Светлана Владимировна Түбән Каманың 25 нче гимназиясе директоры булып эшли.

Олы яшьтә булсам да, мин әле дә остазларымның күп кенә киңәшләрен хәтерлим. Математика укытучысы Валентина Владимировна Долгашова сүзләрен беркайчан да онытмам: «Институтта сезне гомер буе укырга өйрәтәчәкләр». Һәрберсенә дә куйган тырышлыклары һәм биргән белемнәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Тормышыбызның бер өлеше булуыгыз өчен рәхмәт!

Сергей Миронов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы:

Яңа Савин районының 113 нче номерлы мәктәбенең 1 «З» классында беренче укытучым Елена Евгеньевна булды. Ул безгә институттан соң килде, шуңа күрә без аның беренче сыйныфы идек. Елена Евгеньевна – бик игелекле һәм ярдәмчел остаз, ул безне намуслы һәм тәртипле кешеләр итеп үстерү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде.

Безнең «мәктәптәге әниебез» үз мисалында гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтте, әйтик, продленка вакытында безгә аның милициядә эшли торган ире Глеб килә иде. Ул безгә җинаятьчеләрне ничек тотуы һәм гитара астында җырлар башкаруы турында сөйли иде.

Виктор Макаров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы урынбасары:

9 нчы сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр мин Майкоп шәһәренең 17 нче мәктәбендә укыдым. Химияне безгә Ирина Савичева укытты (әтисенең исемен хәтерләмим), һәм ул хәтеремдә нык бик истә калды. Мин һәм сыйныфташларымның күбесе контроль эшләр буенча өчле алгач, шундый түбән билге алуым өчен мине оялтты, мин тырышып, биремнәрне яхшырак та үти алыр идем бит. Укытучыга калган дусларым да өчле алганлыгын әйткәч, ул миңа: «Әгәр лидер булырга һәм кешеләрне үзең артыңнан ияртергә теләсәң – башкаларга ориентлашырга кирәкми. Һәрвакытта да үз позицияңдә торырга тырыш». Бу, мөгаен, минем тормышымдагы иң мөһим дәресләрнең берсе булгандыр. Әлеге сөйләшү миңа укуның һәм яңа белемнәрнең кыйммәтен аңларга ярдәм итте. Шул вакыттан бирле мин анык беләм: тормышта нинди дә булса биеклекләргә ирешәсең килә икән, даими рәвештә үз-үзеңне камилләштерергә һәм яңа белемнәр өйрәнергә кирәк.

Барлык яңалыклар