11 мартта шәһәр паркларында һәм скверларда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукына торглар башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Алинә Бережная). 11 мартта Казанның Парклар һәм скверлар территориясендә стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру хокукын сатып алуга аукцион старт ала. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров эшмәкәрләр белән очрашуда хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы җәйге сезонда программада 20 парк катнаша, аларның территориясендә 53 стационар булмаган сәүдә объекты урнаштыру планлаштырыла. Алар арасында киосклар рәвешендәге стационар булмаган сәүдә объектлары гына түгел, мобиль объектлар да, әйтик, туңдырма һәм татлы мамык сату өчен күчмә арбалар да бар. "Парклар сәүдә үзәкләренә әйләнергә тиеш түгел, без бер паркта рәттән 3 мобиль объект урнаштыра алмыйбыз, шуңа күрә сәүдә объектлары, шәһәрлеләр өчен кирәкле сервис тәэмин итеп, парк инфраструктурасын тулыландырырга гына тиеш", - дип аңлатты М.Закиров.
Аукцион мәйданы sale.zakazrf.ru сайты булачак ә сату нәтиҗәләре 20 көннән билгеле була. Аукционда юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр генә катнаша ала. Эшмәкәрләрне быел лотларның бәясе мәсьәләсе кызыксындырды. Марат Закиров билгеләп үткәнчә, узган ел аукцион барышында кайбер лотлар 25 тапкыр арткан, әйтик, туңдырма белән сәүдә ноктасы бәясе аена 100 меңнән артык тәшкил иткән. "Мондый позицияләр буенча бәя былтыргы кебек булмаячак", - дип билгеләп үтте М.Закиров һәм һәр лотның башлангыч бәясе җир кишәрлегенең кадастр бәясе түгел, ә базар бәясе белән билгеләнә, дип өстәде.
Әйтик, лотның бәясенә паркның үз урыны, җәмәгать пространствосы территориясендә конкрет лотның локациясе, күрсәтелә торган хезмәтләр яки оештырылучы сәүдә төре кебек критерийлар йогынты ясаячак.
Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру критерияләре турында сөйләгәндә, М.Закиров объектның тышкы кыяфәте Архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе белән килештерелергә, парк концепциясенә туры килергә тиеш, ә сәүдә ноктасында мәгълүмат ике тел – рус һәм татар телендә урнаштырылырга тиеш, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, объектларның төрле түләү ысуллары белән тәэмин ителүе мөһим.
Бу елның яңалыклары арасында сәүдә ноктасын урнаштыру вакыты булды. Хәзер, М.Закиров сүзләренчә, эшмәкәр аукционда ике җәйге сезонга лот сатып ала. Горький паркы искәрмә булып тора.
Эшмәкәрләрне сәүдә нокталарының куркынычсызлыгы мәсьәләсе кызыксындырды. Аерым алганда, парктан төнге вакытта мобиль объектны алып китү кирәклеге мәсьәләсе яңгырады. М.Закиров эшкуарларны бүген паркларда видеокүзәтү камералары бар, ә кайбер җәмәгать киңлекләрендә полиция хезмәткәрләре кизү торачак, дип ышандырды. "Парклар төрле. Бүген паркларда полиция кизү тора, видеокүзәтү камералары бар. Без максималь ярдәм күрсәтәчәкбез, әмма бүген бөтен паркларда да товарны саклап тору урыннарын юк, монда объектны чыгарырга туры киләчәк, әзер булырга кирәк. Һәр очракны аерым карарга кирәк", - дип шәрехләде М.Закиров.
Казан паркларында җәйге сезоны ачу 1 майдан планлаштырылган. Нәкъ менә шул вакытта шәһәрнең иҗтимагый киңлекләре территориясендә барлык сәүдә объектлары да диярлек үз эшен башлаячак.