Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2023, 11:25

Марат Хөснуллин: «Казан – шәһәрләр үсеше өчен үрнәк»

РФ вице-премьеры халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашучыларны сәламләде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь). Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин бүген Татарстан башкаласында старт алган «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашучыларны сәламләде. РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары чараны урбанизация мәсьәләләре буенча, шул исәптән чит ил дәүләтләре вәкилләре белән фикер алышу өчен файдалы мәйданчык дип атады. Казан бу яктан шәһәрләр үсеше өчен үрнәк булып тора, дип саный Марат Хөснуллин.

«Мин үзем күп еллар Татарстанда архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләдем. Казанның барлыкка килүе һәм үсеше минем күз алдымда булды: тарихи үзәкне һәм искиткеч архитектура һәйкәлләрен торгызу, авария хәлендәге торакны бетерү һ.б. Казанда тарихи мирасны саклау, шәһәр төзелеше һәм урбанизация, шәһәр территорияләрен үстерү буенча зур тәҗрибә бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан ел саен миллион квадрат метрдан артык торак төзи», – дип билгеләп үтте РФ вице-премьеры.

«Бу чара Казан өчен файдалы булыр дип өметләнәм, һәм сез биредә яңалыклар турында фикер алышып, әлеге зарядны үзегез эшләгән шәһәрләргә һәм торак пунктларга таратырсыз. Форумны оештыручыларга шундый матур чара үткәрергә вакыт тапканнары өчен рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Марат Хөснуллин.

«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда 5-7 нче декабрьдә Г.Камал исемендәге театр мәйданчыгында уза. Чара 5 меңгә кадәр катнашучыны җыйды. Аңа 250 дән артык спикер кушыла, шуларның 19 ы – чит илләр. Алар арасында Төркия, Иран, Кытай, Катар, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Италия һәм Бөекбритания экспертлары бар. Үз карашлары белән БРИКС илләреннән мэрлар, архитекторлар, урбанистлар, шулай ук Россиянең 96 архитектура бюросы вәкилләре уртаклашачак.

Фоторепортаж
«Казаныш» архитектура-төзелеш форумын ачу
Видеорепортаж
05.12.2023 14:45
«Казаныш» архитектура-төзелеш форумын ачу
Барлык яңалыклар