В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург укытучылары һәм кураторлары спикерлар булачак
Фото: Денис Гордийко
Лекцияләр җәдвәле:
12:00 – 13:30 – «Гравюры Гюстава Доре и эстетика манги: что общего?»
«Комикслар дөньясы» конференциясен оештыручы һәм кураторы, «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты укытучысы Юлия Магера манганың чыганаклары, шулай ук француз рәссамы Гюстав Доре һәм манга авторлары Нагаи Го һәм Мидзуки Сигэруның Данте Алигьериның «Илаһи комедиясе»н яраклаштыруы турында сөйләячәк.
Сылтама буенча теркәлеп була.
14:00 – 15:30 – «Манга и аниме в Японии: тернистый путь»
Санкт-Петербургтагы манга һәм комикслар үзәге кураторы, манга һәм аниме тикшеренүчесе Юлия Тарасюк япон жанры үсеше турында сөйләячәк, шулай ук журнал редакторлары һәм рәссамнар көрәше турындагы вакыйга белән уртаклашачак.
Сылтама буенча теркәлеп була.
18:00 – 19:00 – «Манга в России» (public talk)
Спикерлар Манганың Россиядә ничек барлыкка килүе, аниме яратучылар җәмгыятенең үсеш үзенчәлекләре, шулай ук япон мәдәниятенең популярлыгының берничә дулкыны турында сөйләячәкләр.
Юлия Магерага һәм Юлия Тарасюкка филология фәннәре кандидаты, КФУның чит ил әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Алексей Мелихов һәм киноплакат галереясының креатив директоры, Поларкон һәм Polarfest фестиваленә нигез салучы Илья Сергеев кушылачак.
Сылтама буенча теркәлеп була.
Аниме-фестиваль Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге тарафыннан ТР Милли китапханәсе һәм «Аниме Лаборатория» япон мәдәнияте клубы белән берлектә үткәрелә.