Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.03.2020, 14:43

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әниләре бушлай яңадан укый яки эшче квалификацияләрен күтәрә ала

Республикада өч яшькә кадәрге балаларны карау буенча ялда булган хатын-кызларны укыту программасы 2011 елдан бирле гамәлдә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март, Ксения Швецова). Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әниләре бушлай укулар уза һәм яңа һөнәр ала яки үз белгечлеге буенча квалификацияне күтәрә алачак. Әгәр элек мондый программа өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган яшь әниләр өчен генә исәпләнгән булса, хәзер алты яшькә кадәрге баланың әнисе дә укырга керә алачак. Яңа ярдәм чарасы «Демография» илкүләм проекты буенча быелдан каралган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Республикада өч яшькә кадәрге балаларны карау буенча ялда булган хатын-кызларны укыту программасы 2011 елдан бирле гамәлдә. Бу программа буенча ел саен меңгә якын хатын-кыз белем ала, диде Э.Зарипова. «Хәзер бу чара илкүләм проект кысаларында бөтен ил күләмендә гамәлгә ашырылачак. Программа зуррак балалары булган гаиләләрне дә колачлады, – дип өстәде ул. - Яңа белгечлеккә укып яки квалификацияләрен күтәреп, хатын-кыз хезмәт базары ихтыяҗларыннан чыгып эшкә урнаша алачак».

Яңадан укулар узу өчен хатын-кызлар яшәү урыны буенча Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Уку чорында аларга бер яшәү минимумы күләмендә - 12 мең 130 сум күләмендә айлык стипендия биреләчәк.

Белем алганнан соң, эшкә урнашу мәҗбүри шарт булып тора. Бүгенге көндә курсларга 14 хатын-кыз җибәрелгән. Теләге булган кеше стилист, визажист, чәчтараш, шулай ук «Бухгалтерлык исәбе, салым салу» һәм «1С: предприятие бухгалтериясе» программалары буенча укый ала. «Бүген хезмәт базарында бик кирәкле программалар болар, - дип аңлатты Э.Зарипова. - Әмма бу юнәлешләрдән тыш, хатын-кызлар үз һөнәреннән чыгып максатчан заявка буенча да укый ала».

Бүгенге көндә республиканың хезмәт базарында 40 мең 200 вакансия исәпләнә, эшсезлек буенча исәптә 12 мең 300 кеше тора, дип өстәде спикер.

Барлык яңалыклар