Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2019, 09:50

Мәликә Гыйльметдинова «Орден Ладошки» балалар тануы билгесе кавалеры булды

Саратовта «Орден Ладошки» дигән мактаулы билгенең кавалерларын сайлау буенча VIII сессия узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Саратовта «Орден Ладошки» дигән мактаулы билгенең кавалерларын сайлау буенча VIII сессия узды. Балалар жюрие карары буенча алтын куллы ак медальонга «Ярдәм» хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова да ия булган.

Шулай ук мактаулы кавалерлар арасында кайчандыр «Ералаш» балалар киножурналын уйлап тапкан сценарист Борис Грачевский, 40 елдан артык авыруларга һәм иҗади сәләтле балаларга ярдәм итүче скульптор Зураб Церетели, математика буенча Россия дәреслекләре авторы Людмила Петерсон, җәмәгать эшлеклесе һәм педагог Евгений Ямбург, Россиядә балалар хорын популярлаштыручы дирижер Мария Струве, Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә озак еллар хезмәт иткән башлангыч класслар укытучысы Михаил Рабулец та бар.

«Орден Ладошки» кавалерларын сайлауда Саратов, Энгельс һәм Ровенский районының тугыз мәктәбеннән 7,5 мең бала катнашкан, дип хәбәр итә «Ярдәм» хәйрия фонды.

Белешмә: «Орден Ладошки» - Россиянең уникаль проекты. Төрле елларда балалар тануының мактаулы билгесе кавалерлары булган шәхесләр: телевидениедә тапшырулар алып баручы Ангелина Вовк, җырчы Эдита Пьеха, «Бурановские бабушки» ансамбленең беренче составы катнашучылары, хоккейчы Владислав Третьяк, хоккейчы Иван Ткаченко (үлгәннән соң), кардиохирург Лео Бокерия, педиатр Леонид Рошаль һәм башкалар. Проект Саратов өлкәсе мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм бала хокуклары буенча региональ вәкил тарафыннан алып барыла.

Барлык яңалыклар