В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Июль башына шәһәрнең мәшгульлек үзәкләрендә 26 мең 776 эшсез теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Ксения Швецова). Казанда эшсезлек буенча пособие алучы гражданнар саны 1-нче июльгә 25 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 8,4 меңе 1-нче марттан соң эшен югалткан һәм максималь пособие ала башлаган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Июль башына шәһәрнең мәшгульлек үзәкләрендә 26 мең 776 эшсез теркәлгән, эшсезлек дәрәҗәсе 4,2% тәшкил иткән. Бүгенгә теркәлгән эшсезләр саны 31 мең кешедән артып киткән. Күптәннән эшләмәүчеләр категориясенә 1 мең 528 кеше керә, бу гомуми санның 57%-ын тәшкил итә. Алар барысы да эшсезлек буенча минималь пособие ала.
Исегезгә төшерәбез, мартта эшсезлек буенча пособиеләрнең максималь күләме 1,5 тапкырга артты - 8 меңнән 12 мең 130 сумга кадәр.
Теркәлгән эшсезлек үсешенә беренче чиратта пандемия чорында кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендәге кыенлыклар китерде, дип билгеләп үтте И.Шакиров. Аның сүзләренчә, кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә чикләүләр кертелгәнче 175 мең кеше эшләгән.
«Хезмәт базары берничә һөнәр белүне, икътисадның чиктәш тармакларында процессларны аңлауны, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә креатив якын килүне күздә тота торган белгечләргә мохтаҗ», - диде И.Шакиров.
Хезмәт базарындагы вәзгыятьне күзәтеп тору белән беррәттән, белгечләр хезмәт хакын түләүнең соры схемаларын кулланучы эш бирүчеләрне ачыклау буенча да эш алып баралар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, 6 ай эчендә 3 меңгә якын хезмәткәр «соры зона» дип аталган эштән чыгарылган, алар белән хезмәт килешүләре төзелгән. Бу проблемага багышланган махсус комиссияләрдә 520 оешманың эшчәнлеге каралган. Хезмәт хакы социаль минимумнардан түбән булган 210 оешма ачыкланган. Шуларның 143-е буенча мәгълүмат алга таба прокуратура органнарына җибәрелгән.