Татарстанда пиротехника эшләнмәләрне куллану өчен 316 мәйданчык билгеләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Алинә Бережная). Татарстанда пиротехника эшләнмәләрне куллану өчен 316 мәйданчык билгеләнгән. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин яңа ел чаралары урыннарында янгын куркынычсызлыгы һәм пиротехника куллану кагыйдәләре турында сөйләде.
Ел саен бәйрәм көннәрендә республикада янгыннар һәм кешеләр арасында имгәнү очраклары ешая. Максим Трущин сүзләренә караганда, 2019 елда гына да Яңа ел каникулларында Татарстанда 110 янгын очрагы теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган, 17 кеше җәрәхәтләнгән. Куркынычсызлык техникасын бозу һәлакәт сәбәпләренең берсе булып тора.
Республикада 20-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде. Бу чорда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчәләр – янгын вакытында куркынычсызлык чаралары турында халык белән өстәмә инструктажлар үткәрәләр, янгыннарны сүндерү планнарын эшкәртәләр, янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганакларының төзеклеген тикшерәләр.
Традиция буенча Яңа ел бәйрәмнәрендә төрле пиротехника эшләнмәләр кулланыла. Еш кына пиротехника гражданнарның травма алу сәбәбе булып тора. 2018-2019 елларда аны дөрес кулланмау аркасында 4 кеше зыян күрде, шуларның 2-се - бала.
М.Трущин пиротехника эшләнмәләрне тиешле урыннарда кулланырга мөмкин булуын искәртте. Быел республиканың 23 муниципаль районында 316 мәйданчык әзерләнгән. Калган муниципалитетлар мәйданчыкларны 20-нче декабрьгә билгеләячәк.
Пиротехника сатып алу турында сөйләгәндә, М.Трущин аның сыйфаты белән танышу мөһим булуын ассызыклады. «Пиротехника эшләнмәләр сатып алганда, тиешле сертификат, инструкциянең рус телендә булуын, яраклылык вакытын тикшерергә кирәк. Шулай ук корпусына һәм фитильгә дефект яки зыян килгән әйберләрне кулланырга ярамый», – дип билгеләп үтте ул. Шуны да өстәргә кирәк, 11-нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, пиротехника эшләнмәләрне сату буенча 67 объект исәпкә алынган.
Шулай ук пиротехника эшләнмәләрне кулланыр алдыннан һава шартларын да исәпкә алырга кирәк. Әйтик, көчле җил булганда, куркыныч зонаның күләмен 3-4 тапкыр арттырырга кирәк, фейерверкны кабызу мәйданыннан 35-50 метр ераклыкта күзәтергә мөмкин. Ә пиротехника ракеталар һәм «күбәләкләр»не торак йортлар һәм башка корылмалар янында куллану бөтенләй тыела, чөнки алар тәрәзәгә, чарлакка яки түбәгә очарга һәм янгын сәбәбе булырга мөмкин.
Янгын инспекциясе карамагында хәзер 1685 объект аерым контрольдә тора, анда кешеләр күп катнашачак бәйрәм чаралары уздыру планлаштырылган. Хәзерге вакытта 615 объект тикшерелгән, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу буенча 90 очрак ачыкланган, шуларның 53-е бетерелгән. Административ җаваплылыкка 6 юридик һәм 14 вазыйфаи зат тартылган. 28-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр шулай ук социаль өлкә объектлары да тикшереләчәк.