Яңа премия иң яхшы архитектура визуализацияләрен, фотосурәтләрне һәм модельләрне билгели
Фото: architizer.com
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Казанның Адмиралтейство бистәсендә төзергә планлаштырган җәмигъ мәчет макеты Architizer Vision Awards премиясе җиңүчесе булды. Анда иң яхшы архитектура визуализацияләрен, фотосурәтләрне һәм модельләрне сайлыйлар.
Мәчет макеты кулдан җыелган меңнән артык детальдән тора. Фасадның барлык элементлары уникаль опалубкаларда гипс катнашмасыннан коелган. Макет «Арх Москва» күргәзмәсе өчен эшләнгән, аны видеода күрергә мөмкин, дип хәбәр ителә «Цимайло, Ляшенко һәм Партнерлар» архитектура бюросының Telegram-каналында.
Architizer Vision Awards премиясе талантлы студияләргә һәм шәхси затларга бирелә. Премияне оештыручы булып Architizer.com җиде миллионнан артык аудиториясе булган иң зур онлайн архитекторлар җәмгыяте тора. Заявкаларны индустриянең күренекле эшлеклеләре төрле дисциплиналарда бәяли.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан җәмигъ мәчетен төзү турындагы карарны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Башта аны «Кырлай» паркы урынында төзергә планлаштырдылар, ләкин геодезик тикшеренүләр грунт суларының югары дәрәҗәсен күрсәткән – Казансуның тарихи үзәне тулы канлы елгага әверелгән. Шуңа күрә мәчетне Адмиралтейство бистәсендә төзергә карар кылынды. «Кырлай» паркы урынында дин әһелләре Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан парк булдырырга тәкъдим иттеләр. Быел паркны проектлау буенча эш башкарылачак, ә 2024 елда объект Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык булачак.
Җәмигъ мәчете проектын Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко эшләде. Аларның фикере буенча, мәчетнең төп бинасы куб формасында булачак, аңа намаз залы белән ак гөмбәз интеграцияләнә. Периметр буенча мәйданны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу тарихы музее биләячәк. Гөмбәз яктылык кайтаручы материалдан булачак. Нәтиҗәдә, мәчетнең йөрәге Иделдән күренәчәк, бу Казан һәм Татарстанның яңа визит карточкасы була ала. Үз чиратында манарага маяк роле бирелә, ул дин тотучыларга юлны күрсәтүче символ буларак бирелә. Манарада күзәтү мәйданчыгы җиһазландырырга тәкъдим ителә.
Июнь аенда мәчет концепциясе турында Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан дин әһелләре лидерлары белән фикер алышты – очрашуда проектны эшләү өчен дин әһелләре катнашында эшче төркем төзергә карар иттеләр. Шулай ук Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко концепцияне республиканың архитектура җәмәгатьчелегенә тәкъдим иттеләр – очрашуда катнашучылар объектның югары класслы архитектура дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.