Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2022, 10:36

М.Җәббаров: «Татарстанда азык-төлек товарларына кытлык өчен алшартлар юк»

Республикада социаль әһәмиятле азык-төлек продуктлары запасы бар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче март, Дмитрий Никитин). Февраль ахырыннан Татарстанда кайбер азык-төлеккә ихтыяҗ арткан, алар арасында көнбагыш мае, шикәр комы, он, шулай ук төрле ярмалар бар. Әмма Татарстанда азык-төлек товарларына кытлык булу өчен алшартлар юк, дип белдерде бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Узган атна башына шикәргә ихтыяҗ – 16, карабодай ярмасына – 5, көнбагыш маена – 9, тозга 7 тапкыр артты. Нәтиҗәдә, кибет киштәләрендә әлеге товарлар саны кимегән.

Марат Җәббаров ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы вәзгыятьне даими контрольдә тота, дип ышандырды һәм республика халкын ажиотаж ясамаска чакырды. «Хәзерге вакытта социаль әһәмияткә ия азык-төлек запаслары ким дигәндә ике айга җитәчәк, - дип билгеләп үтте ул. - Бу вакыт азык-төлек продуктлары саклана торган складларның мәйданнары лимиты белән бәйле. Бүгенге көндә вәзгыять тотрыклана, челтәрләрдә запаслар арта».

Бүгенге көндә Татарстан үзен терлекчелек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә. Агымдагы елның ике аенда республикада ит һәм сөт продукциясе җитештерү үсеше күзәтелде. «ТР Хөкүмәте авыл хуҗалыгына ярдәм итүнең барлык кирәкле чараларын да саклап калачак», – дип өстәде М.Җәббаров.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казан Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шулай ук шәһәр халкын кибетләрдә ажиотаж ясамаска чакырды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, шәһәрдәге сәүдә объектлары штат режимында эшли һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителгән.

19 нчы марттан башлап Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә атна саен шәһәрнең 15 мәйданчыгында оештырылачак.

Барлык яңалыклар